Туймазы хәбәрләре
+22 °С
Ясно
Җәмгыять
21 Мая 2020, 13:35

Менә очраштык...

Туймазылы кардәше һәлак булган төбәккә барып кайткан

1942 елның 5 июлендә Ивановка авылы (Воронеж өлкәсе) янында бомбага тотучы ике самолёт очучылары һәлак була. Бер экипаж – 45нче авиация бомбага тоту полкы карамагындагы “Бостон-3” исәбенә командир Владимир Янсон, атучы-радист Борис Константинов, атучы Әхмәтгали Ильясов керә.
Алар 1942 елның җәендә һәлак була. Һәлакәтнең бер сәбәбе – самолётка яшен тию (ул көнне яшенле яңгыр ява) дип исәплиләр. Төбәк халкы – вакыйга шаһитлары сугышчыларның җәсәден эзләп таба һәм аларны фашистлар тапмаслык урында җирли.
1965 елда Ивановка мәктәбе директоры Мария Орлова укучылары белән бергә аларның якыннарын эзләп табарга карар итә. Моңа кадәр хәбәрсез югалган дип исәпләнгән Юкәле Чишмә авылы (Югары Бишенде авыл советы) егете Әхмәтгали Ильясовның туганнарын ике ел элек кенә эзләп табалар.
Аларның җәсәден күче-реп җирләү тантанасына Әхмәтгали Ильясовның туганының оныгын – Әнисә Вәлиуллинаны һәм аның якыннарын чакырганнар. Ул вакытта туймазылылар бу чарага баралмый. Әмма Воронежга былтыр, Җиңү көне алдыннан барып кайткан алар.
– Ивановкада хәтер плитәләре урнаштырылуы, анда Бөек Ватан сугышы елларында шушы авыл тирәсендә барган алышларда һәлак булган 170 солдатның исемнәре уелуы таң калдырды, – ди Вәлиуллина. – Шул исәптән “Бостон-3” экипажы очучыларыныкы да. Бу плитәләрне сатып алуга акчаны авыл халкы бергәләп җыйган.
Һәлак булган очучының туганнары аларга чәчәкләр салган. Туймазылы исә чит җирдә җанына тынычлык тапкан туганының каберенә туган авылы туфрагын һәм чишмә суын алып барган. Аннары концерт караганнар, искә алу кичәсендә булганнар. Соңрак Ивановка авылы халкы Юкәле Чишмә авылы кешеләре өчен күчтәнәч тапшырган һәм киләсе елга һәйкәл ачу тантанасына чакырган.
– Шушы авылда яшәгән бер кеше белән аралаштык, – дип дәвам итә Вәлиуллина. – Ул аянычлы көнне аңа биш яшьләр чамасы булган. Әмма һавадан янып төшкән самолётны яхшы хәтерли ул. Куркыныч күренеш иде, ди.
Өйгә кайткач, без Бөек Ватан сугышында катнашкан Юкәле Чишмә авылы халкы исемлеген яңарттык. Хәзер анда 50ләп исем. Былтыр
9 Майда бәйрәм оештырдык: кыр кухнясы эшләде, салют аттырдык. Ивановка авылы халкы белән хәзер интернет аша аралашабыз.
Читайте нас