Туймазы хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Җәмгыять
18 Мая 2020, 06:35

Каска, битлек һәм перчаткалар

Туймазы төзелешләрендә санитария таләпләре үтәлешен БР Дәүләт төзелеш һәм архитектура комитеты белгечләре тикшерде

Пәнҗешәмбе көнне Туймазы 5нче мәктәбе биләмәсендә ыгы-зыгы хакимлек итте: күнегелгән киемдәге эшчеләр урынына биредә эшлекле костюмдагы кешеләр йөрде. “Көнкүреш бүлмәсе – ризык кабул итү урыны – төзелеш мәйданчыгы” чылбыры буйлап хәрәкәт итеп, алар эшчеләрдә шәхси саклык чаралары булу-булмауны, җәмәгать дистанциясен саклауны тикшерде, биналарның никадәр еш дезинфекцияләнүен һәм эшчеләрнең температурасы үлчәнүен, бу мәгълүматларның махсус журналга теркәлү-теркәлмәвен ачыклады.
Ачыклануынча, объектта төзелеш объектлары бүлегенең баш белгеч-эксперты Вадим Галләмов җитәкчелегендә БР Дәүләт төзелеш һәм архитектура комитетының комиссия әгъзалары булган икән. Күптән түгел бу оешмага өстәмә вәкаләтләр бирелде: җитәкчелек итү-инспекторлаштырудан тыш ул хәзер коронавирус пандемиясе вакытында төзелеш мәйданчыкларында һәм оешмаларында санитария таләпләрен үтәүне күздә
тота.
– Бу өлкәдә күп кеше хезмәт сала. Һәм бүгенге көндә мөһим бурычларның берсе – хәвефсезлек тәэмин итү, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклап калу, – дип аңлатты Галләмов. – Моңа бер генә ысул белән ирешергә була: төзелештә хәвефсезлек белән беррәттән эпидемиология хәвефсезлеге таләпләрен дә төгәл үтәү. Бу максатта без Уфа, Нефтекама, Стәрлетамак төзелешләрен тикшердек. Туймазыда “Железобетон”, “Стройхолдинг”, “Стройкерамика” җәмгыятьләрендә, Островский урамындагы балалар бакчасы, Кошевой урамындагы йортлар һәм 5нче мәктәп төзелешләрендә булдык.
50нче елларда салынган мәктәпне тергезү эше берничә ел дәвам итә. Бүген объектта Уфаның “Прогресс” җәмгыятеннән 50ләп белгеч эшли. Бинаның нигезе ныгытылган, төзелешнең иске өлеше стеналары тулысынча диярлек көчәйтелгән. Хәзер өченче катны төзү эшләре төгәлләнеп килә, өстәмә корпуслар төзелә, түбә ябуга әзерлек эшләре бара. Июнь аенда төзүчеләр коммуникация үткәрергә ниятли.
Читайте нас