Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Дождь
Җәмгыять
18 Мая 2020, 08:20

Бердәмлектә көч

Төбәк халкы пандемия чорында мохтаҗларга ничек ярдәм итә?

Бер гәзит укучыбыз: «Без өйдә сериал карап утырган җирдән дә кешеләргә ярдәм итеп булган чорда яшибез», – дип шаярткан. Бу чыннан да шулай. Әмма мәҗбүри каникул чорын башкача да кулланырга була. Мәсәлән, ирекле ярдәмчеләр хәрәкәтенә кушылып, мохтаҗларга кием, азык-төлек таратырга. Туймазылыларның күбесе кушыла бу сафларга.
Туймазыда ирекле ярдәмчеләр битлек таратты
Май башында Башкортстанда битлек режимы кертелде, ул җәмәгать урыннарында, кибетләрдә, даруханәләрдә мотлак битлек киюне күздә тота. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров, дәүләтнең медицина битлекләре сатып алуга һәм соңыннан аларны мохтаҗларга түләүсез таратуга әзер булуы турында хәбәр итте.
Нәтиҗәдә, #МаскаВПомощь чарасы кысаларында республиканың кимендә 20 шәһәре һәм шәһәр биләмәсе 135 мең данә шәхси сак-лану чарасына ия булды. Атап әйткәндә, Туймазыга Башкортстанның “УниверсалСервис” җәмгыяте җитештергән дүрт катлы, күп тапкыр кулланылучы 5300 битлек кайтарылды. Аларны тарату урындагы ирекле ярдәмчеләргә йөкләтелде.
14 майда Октябрь мәйданындагы район Хакимияте бинасы каршында ике дистәләп өлкән сыйныф укучысы, медицина һәм индустрия колледжы студентлары җыелды. Кыска инструктаж вакытында район Хакимиятенең яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Альберт Хәсәнов битлекләрне беренче чиратта өлкән яшьтәге кешеләргә һәм балалы гаиләләргә таратырга кирәклеген ассызыклады.
– Барыгызга да аңла-шылдымы? Димәк, алга!
Берничә секундтан, үзләре дә саклану чаралары кигән егет-кызлар шәһәрнең халык күп җыелган урыннарына таралды. Салкын һәм яңгырлы көн булуга карамастан, Туймазыда бу көнне кеше күп иде. Байтак халык битлек режимын саклый, әмма саклану чараларыннан тыш йөргән кешеләр дә очрады. Алар тәкъдим ителгән битлекләрне алды, ирекле ярдәмчеләргә рәхмәт белдереп, аны шундук киде.
Пенсионер Рәмзия Габитова бик сөенде: “Бу битлекне юып, күптапкыр кулланырга була бит? Бик яхшы.Тормыш иптәшемә дә берне бирегез әле”, – диде.
Туймазы 4нче мәктәбенең 11а сыйныфы укучылары Вероника Хәердинова, Камилла Мохтаруллина һәм Эльза Әхмәтҗанова битлекләрне Комаров урамындагы “Апельсин” кибете янында таратты. Бер ел элек алар «Яшь Гвардия» отрядына кушылган.
– Бу чарада катнашуыбызга шатбыз, – диде кызлар. – Кешеләргә яхшылык эшләү һәм рәхмәт сүзләрен ишетү бик күңелле. Бүгенге чара якташларыбызга файда китерер дип ышанабыз.
Бергәләп уртак эш башкарабыз
«Уртак эш» фонды ялгыз пенсионерлар, инвалидлар, мохтаҗлар һәм пандемия нәтиҗәсендә керемен югалткан кешеләргә берничә дистә азык-төлек җыелмасы җибәргән. Азык-төлек җыелмалары республиканың берничә, шул исәптән Туймазы районына да китерелгән. Бу фонд РФ Дәүләт думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов тәкъдиме белән оештырылган.
Парламентарий фикере буенча, республика һәм төбәк хакимияте республиканы көрчектән чыгару һәм халыкка ярдәм итү өчен күп көч сала. Әмма бүгенге шартларда бөтен ярдәмгә дә ихтыяҗ бар, бигрәк тә иҗтимагый яктан якланмаган катламнар мохтаҗ аңа. «Мондый ярдәмне элек тә күрсәттек, даими рәвештә мохтаҗлар өчен түләүсез төшке ашлар оештырдык. Әмма бүген пандемия нәтиҗәсендә без ярдәмгә мохтаҗлар исемлеген киңәйттек һәм аның форматын үзгәрттек – барлык санитария таләпләре кысаларында азык-төлек китерәбез», – дип сөйли Рифат Шәйхетдинов.
Туймазы районына азык-төлек җыелмаларын ярдәмчеләр һәм аларны арытабан адресатларга район Хакимиятенең яшьләр сәясәте бүлеге ирекле ярдәмчеләр тапшырды.
Дөньяда игелекле кешеләр бар
Ике атна элек Башкортстанда “Бердәмлектә көч” хәйрия чарасы башланды. Анда ветераннар, спорт, төрле каравыл оешмалары катнашты. Шул исәптән “Капитал” медицина страховкасы оешмасының төбәк бүлеге, Әфганстан ветераннарының Русия берлеге төбәк бүлекчәсе, “БАРС” каравыл предприятиесе.
Шушы көннәрдә Туймазыга 150дән артык азык-төлек җыелмасы китерелде. Аның исәбендә ит һәм балык консервалары, шикәр, чәй, ярмалар, макароннар, печенье, куертылган сөт һәм он бар. Аларны күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә таратырга “БАРС” каравыл предприятиесе ярдәм итте. Аның хезмәткәрләре азык-төлек җыелмаларын Кәкребаш, Исмаил, Аблай, Ардатовка, Түбән һәм Югары Троицкий, Гафуров, Югары Бишенде авыл халкына һәм башка торак үзәкләренә таратты.
Читайте нас