Владимир Путин эшләми торган көннәр режимы төгәлләнү һәм тоташ яңа чаралар пакеты, беренче чиратта, гаиләле балалар өчен, турында игълан итте. Илебез акрынлап гадәти тормышка әйләнеп кайта башлады. Чикләүләр дә акрынлап гамәлдән чыгарылачак, хәл-торышка карап, һәр төбәкнең үз графигы. Башкортстанда Радий Хәбиров карары буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимы 12 майдан гамәлдән чыга башлый. Без төп яңалыклар турында мәгълүмат җыйдык.
Кем эшкә чыгарга тиеш?
⁃ Эшләргә тиеш предприятиеләрнең яңартылган исемлегендә элек исемлектә булганнарның барысы да, шулай ук азык-төлек белән сату итмәгән кибетләр. Аларга аерым таләпләр куела – аерым керү урыны, кимендә 50 квадрат метрлы залда иң күбе биш кеше, кимендә 100 квадрат метрда ун кеше булырга тиеш. Һәм шулай дәвам итә. Үзмәшгульләр эшчәнлегенә чикләүләр гамәлдән чыкты.
⁃ Барлык эшләүче предприятиеләрдә сани-тария-эпидемиология кагыйдәләре үтәлергә – дистанция сакланырга, дезинфекция үткәрелергә, кешеләр белән эшләгәндә битлек киелергә тиеш. Министрлык, оешмалар эшләүче предприя-тиеләргә өстәмә тәртип кагыйдәләре кертәчәк.
⁃ Элеккечә төнге клуб-лар, кинотеатрлар, театр, музей, балаларның уен бүлмәләре һәм күңел ачу-ял үзәкләре, спорт заллары, фитнес-үзәкләр, аквапарк, бассейн, мунча, сауна, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә (анда урнашкан даруханә, МФЦ, азык-төлек, беренчел кирәк-яраклар, төзелеш һәм хуҗалык товарлары сатучы кибетләр, зоокибетләрдән тыш) эшләү тыела.
Урамда йөрергә ярый, әмма битлектә
⁃ Моннан ары өйдә бикләнеп утыру мәҗбүри түгел. Барлык элекке чикләүләр гамәлдән чыга. Димәк, сезгә эш бирүчеләрдән пропуск кирәкми, машинада чикләүсез һәм урамда өйдән 150 метр ары йөрергә мөмкин. Дорога02 сәхифәсе ябыла. Парк һәм скверларда иркен йөрергә була. Әмма битлек һәм дистанция турында онытмагыз.
⁃ Үз-үзеңне изоляцияләү режимы башка төбәкләрдән, шул исәптән Мәскәүдән кайткан, коронавируслы авырулар белән элемтәгә кергән кешеләр һәм дәвамлы авырулы кешеләр өчен саклана.
⁃ Кимендә 65 яшьлек кешеләр һәм дәвамлы авырулардан иза чигүчеләр өчен (18.00-06.00 сәгатьләрдә), укучылар өчен (20.00-14.00) комендант сәгате кала. Бу вакытта урамга чыгарга ярамый.
Яңа түләүләр, ташламалар, пособиеләр
⁃ Русиядә 3-15 яшькәчә бала тәрбияләгән һәр гаилә бала саен 10 мең сум алачак. Бердәнбер шарт – 1 июльдә балага 16 яшь тулмасын. Бернинди белешмә дә җыярга кирәкми, «Дәүләт хезмәтләре» аша гариза бирү дә җитә. 1 октябрьгә кадәр гариза бирергә була.
⁃ Кереме бер яшәү ихтыяҗы күләменнән арт-маган (бер кешегә 10186 сум чамасы), 3-7 яшькәчә бала тәрбияләгән гаиләләр пособиене элек хәбәр ителгәнчә июльдән түгел, июньнән рәсмиләштерә ала. Сүз Президент гыйнварда ук хәбәр иткән яңа түләүләр турында бара. Башкортстанда бу 4900 сум чамасы. Ташлама ел башыннан гамәлдә, шуңа күрә июньдә аны берьюлы алты ай өчен түләячәкләр – 30 мең сум бу.
⁃ Бала караган өчен пособиенең иң аз күләме 3375,77 сумнан 7764,27 сумга (Урал коэффициентын исәпкә алып) артачак.
Балигъ булмаган балалар тәрбияләнгән гаиләдә әти-әниләрнең берсе яки икесе дә 2020 елның 1 мартыннан эшсез калган очракта һәм билгеле тәртиптә эшсез дип танылса, эшсезлек буенча түләүләргә өстәп, алар һәр балага 3 мең сум күләмендә пособие алырга хаклы. Бөтенрусия “Русиядә эш” http://trudvsem.ru/ сәхифәсенә керергә яисә 8 (347) 218-07-07 “ашыгыч элемтә” телефонына шалтыратырга була.
⁃ Җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре өч айлык хезмәт хакына саллы өстәмә алачак – 15 апрельдән 15 июльгә кадәр.
⁃ Җәмәгать оешмалары табиблары – ике атналык смена өчен 40ар мең сум. Коронавируслы авыруларга ярдәм күрсәтүчеләр – 60 мең сум.
⁃ Җәмәгать һәм педагогия хезмәткәрләре, урта медицина хезмәткәрләре, идарә хезмәткәрләре – 25\35 мең сум.
⁃ Кече медицина хезмәткәрләре – 15\20 мең сум.
– Техника хезмткәрләре – 10\15 мең сум.
Ташламалы кредитлар һәм кәсеп өчен ташлама
Зыян күргән өлкәләрдәге шәхси эшкуарлар, вак предприятиеләр, җәмәгать өлкәсенә караган коммерцияләшмәгән оешмалар:
⁃ Ташламалы кредит алачак – 2 % өстәмә белән ай саен һәр хезмәткәргә 14 мең сум күләмендә (МРОТ) (ярты елга бу 84 мең). Кредитны 2021 елның 1 апреленә кадәр капларга кирәк булачак, әгәр предприятие 90 процент коллективын саклап калса, аны кайтарырга кирәк булмаячак, барысын да дәүләт каплаячак. Әгәр 80 процент коллективны саклап калалсалар – кредитның яртысын һәм аның өстәмәләрен сызачак-лар. Акчаны хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләргә яисә алдан алынган өстәмәсез, атап әйткәндә, хезмәт хакы кредитын рефинанслауга тотарга мөмкин булачак.
⁃ Икенче квартал өчен салымнардан, НДСтан тыш, азат ителделәр.
⁃ Шәхси эшкуарлар иганә түләү өчен өстәмә рәвештә бер МРОТ күләмендә (14 мең чамасы) салым чигерүе алачак.
⁃ Үзмәшгүльләргә 2019 елда түләнгән салымны тулысынча кайтарачак-лар. 2020 елда аларга бер МРОТ күләмендә (14 мең сум чамасы) “салым капиталы” дип аталган акча түләнәчәк. Бу акчага дәүләт сезнең өчен барлык салымнарны түләячәк (барлык өстәмәләрне, әмма мөстәкыйль рәвештә).
«Башинформ» мәгълүматларыннан.