Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Ясно
Җәмгыять
12 Мая 2020, 07:19

Укучыларны генерал Шәйморатов каршы алачак

1нче гимназиядә танылган дивизия командирына һәйкәл урнаштырылды

Өч ел элек 1нче гимназиядә Х.А. Солтанов исемендәге эзтабарлар оешмасы исәбендә “Патриот” эзтабарлар отряды оештырылды. Отрядның яшь эзтабарлары Реналь Варин, Денис Хәбибуллин, Илнар Гәрәев генерал Шәйморатов җитәкчелек иткән танылган 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе үткән төбәкләргә ике ел рәттән бердәнбер максат – һәлак булган яисә хәбәрсез югалган яугирләр турында мәгълүмат туплау өчен барды. Бөек Ватан сугышы чорына караган ядкәрләрне мәктәпнең кавалерия дивизиясе музеена тапшырдылар.
Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан исә гимназия янында батыр дивизия командирының бюсты урнаштырылды. Укучыларның күпьеллык хыялын тормышка ашырырга мәктәп җитәкчеләре һәм эшкуарлар – Әхәт Газизов, Радис Гайнетдинов, Карен Хачатрян, Нурулла Бикчуров ярдәм итте.
Укучылар һәм укытучылар, ел саен район, республика, бөтенрусия конференцияләрендә катнашып, Җиңүне койган кешеләр һәм вакыйгалар турында бәян итә. Тугызынчы сыйныф укучылары Камила Манонова һәм Азалия Кәлимуллина республиканың “Җиңү тарихы” чарасында катнашты һәм, сугыш ветераны Мәсәлим Кәррам улы Закиров катнашлыгында видеоролик төшереп, БСТ каналына җибәрде. Алтынчы сыйныф укучысы Диана Гыйльфанова республика тарих бәйгесе һәм олимпиадаларында җиңү яулады. Шул исәптән “112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең утыз пәһлеваны каһарманлыгы” дигән тикшерү эше белән дә.
Быел февральдә Диана илебез Президенты Владимир Путинга генерал Шәйморатовка Русия Герое дәрәҗәсе бирү үтенече белән хат язды. Март башында аңа: «Хат каралды», – дигән җавап килде, берничә көннән исә 112нче кавалерия дивизиясе командирына бу дәрәҗә бирелүе мәгълүм булды. Кыз бала тырышлыгы бушка китмәвенә ышана, аның мөрәҗәгате тарихи вакыйгада мөһим урын биләгән дип уйлый.
Читайте нас