Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
12 Мая 2020, 09:24

Монголиядән Кенигсбергка кадәр

Икенче сыйныф укучысы дәү әтисе турында мәгълүмат туплый

Балашихада яшәүче сигез яшьлек Ярослав Замордуев үз-үзеңне изоляцияләү чорында әнисе белән әби-бабасы янына Никитинкага кайткан.
Икенче сыйныф укучысы тулы канлы тормыш алып бара – ул бары тик “бишле”гә генә укудан тыш, өстәл теннисы белән җитди шөгыльләнә, йөзү, шахмат һәм бильярд уйнау белән мавыга. Уку һәм мавыгулары турында авылда да онытмый – онлайн-дәресләр карый, өй эше башкара. Картәтисе Анатолий Степанович белән шахмат турнирлары, теннис буенча ярышлар үткәрәләр. Шуңа өстәп, Ярослав дәү әтисенең туган җиренә кайткач, гаилә тарихы белән мавыгып киткән. Ул Бөек Ватан сугышында “Гаиләңдәге каһарманны тап” чарасында катнаша һәм дәү әтисе Степан Иванович Федотов турында мәгълүмат туплый. Аңа гаилә архивы ярдәм итә, анда дәү әтисенең фотолары, бүләкләре һәм документлары сакланган. Шул исәптән, кызылармияче кенәгәсе һәм таушалган хәрби билеты.
– Дәү әтием Степан Иванович Федотов 1909 елның 29 декабрендә БАССРның Туймазы районы Никитинка авылында туган. Аларның гаиләсендә 4 ул үсә. Бөек Ватан сугышы башлангач, барысы да Ватанны якларга китә.
1941 елның 4 авгус-тында дәү әтием Степан Ивановичны аэродродромны хезмәтләндерү батальонының метеорология бүлегенә җибәрәләр. Укып чыкканнан соң ул метеокүзәтүче була. Мон-голиядә Улан-Баторның Консул бистәсендә хезмәт итә. 1943 елның ноябрендә аны 2нче Балтыйк буе фронтының өченче һава армиясе штабы идарәсенә күчерәләр. Степан Иванович гаскәрләр хәрәкәт иткәндә авиация полкын хезмәтләндергән. Һава торышы, җил юнәлеше турында хәбәр биреп торган. Дәү әтиебез сугышны Кенигсбергда тәмамлаган. “Хәрби батырлык өчен” медале, II дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнгән.
Читайте нас