Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Облачно
Җәмгыять
12 Мая 2020, 09:00

Маньчжурияне азат итүче

Гали Фәхертдинов 17 яшьлек чагында фронтка китә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Кызганычка, сугышта катнашучылар һәм ветераннарның күбесе бу көнгә кадәр яши алмады. Шул исәптән, картәтием Гали Фәхертдинов та.
Ул 1927 елда Югары Бишенде авылында күпбалалы гаиләдә туган. 12 яше тулгач, әтисе вафат була. Энеләрен, сеңлеләрен туйдыру өчен Гали фермада, кырда эшли, сарыклар, сыерлар көтә. Картәтиебез истәлекләре буенча, бу еллар гомерендә иң авыры була. Сугыш башланганда аңа чак 14 яшь тула.
1944 елда фашизмны җиңүгә таба баралар. Әмма безнең гаскәрләр яңа көчкә мохтаҗлык кичерә, шуңа күрә ноябрьдә 17 яшьлек егетне армиягә алалар. Башка яшьтәшләре белән бергә аны Чкалов өлкәсе (хәзерге Ырымбур өлкәсе) Тоцкий лагерена җибәрәләр. Әзерлек үткәч, 1945 елның маенда истребительләр батальоны исәбендә аны Монголиягә озаталар.
Ул үзләренең байтак чак-рым җәяү атлавын, бер йотым суга тилмерүен искә ала иде. Төнлә туңалар, көндез челләдән интегәләр. Биек Хинган тауларын кичкәч, алар Кытай чигенә килеп җитә. 1945 елның 8 августында Квантун армиясенә каршы һөҗүмгә күтәреләләр. Картәтием Маньчжурияне, шул исәптән, японнарның Маньчжур-Чжалайнор һәм Халун-Аршан ныгытмаларын азат итүдә катнаша. Батырлыклары өчен Гали Низаметдин улы Фәхертдинов “Батырлык өчен”, “Японияне җиңгән өчен” “РККның 30 еллыгы” медальләре белән бүләкләнгән.
Япон сугышы тәмам-лангач, картәтиебез 1952 елга кадәр Кытайда хезмәт итә. Демобилизациядән соң туган авылы Югары Бишендегә кайта. “Туймазанефть” нефть-газ чыгару идарәсенә нефть һәм газ чыгару операторы булып урнаша, кичке мәктәпне, соңыннан Октябрьский нефть техникумын тәмамлый. Биредә төрле вазифаларда эшли: мас-тер, диспетчер, инженер-технолог була. Хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше Миңзифа Шәфыйгулла кызы белән бәхетле озын гомер кичерә. Бергәләп биш бала тәрбияләп үстерәләр. Алар бүгенге көндә төрле өлкәләрдә: мәгариф, машина эшләү, медицина, нефть сәнәгатендә хезмәт сала. Хәзер гаилә ишәйгән – 14 онык баласы бар.
Картәтиебез-нең арабыздан китүенә ике ел булды инде. Әмма ел саен 9 Майда без барыбыз да бергә җыелабыз. Аның сугыш турындагы хатирәләрен һәм әманәтен: “Кем генә, кайда гына булсаң да, һәрвакыт намуслы, кешелекле, гадел бул. Җиңү өчен сугышкан, хезмәт куйган, сезгә гомер биргән кешеләргә рәхмәтле бул”, – дигән сүзләрен истән чыгармыйбыз.
Читайте нас