Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Ясно
Җәмгыять
12 Мая 2020, 10:00

Кызыл хачлы кумта асты яп-яшь кызлар

Иске Туймазы мәктәбендә Бөек Ватан сугышы яугирләренең фотосурәтләре урнаштырылган стенд бар. Аның яныннан үткәндә, мин һәрвакыт, дулкынланып, яшь матур кызның сурәтенә күз төшерәм: самими елмаю, үрелгән чәч толымы, шаян күзләр.

Хәлимә Имам кызы Рәхимова бу. 1921 елда Өязетамакта туган ул. Туган авылында җиде еллык мәктәп тәмамлаган, аннары Туймазы 1нче мәктәбендә укыган. 1939 елда аттестат алып, Үзбәкстанга киткән. 42нче елга кадәр Бохара өлкәсендә укыткан. Шул ук елда өенә кайткан һәм майда фронтка киткән.
Медицина хезмәте өлкән сержанты Хәлимә Рәхимова гаять кыю кыз була. Шуышырга, солдатларның бетләп беткән киемнәрен юарга, окоп казырга өйрәнә. Аптырап калган немецлар еш кына снайперлар һәм пулемёт уты астында яшь кенә кызның траншеядан йөгереп чыгып, яралылар янына шуышып баруына, ярдәм күрсәтүенә һәм тылга сөйрәп алып китүенә шаһит була. Өстәвенә, коралын да калдырмый. Чөнки аны югалту үлемгә тиң санала.
Сталинград өчен алышларда Рәхимова контузия ала. Дәваланганнан соң янә сафка баса. Одессаны, Югославия, Болгария, Чехословакияне азат итүдә, Днестрны кичүдә катнаша.
Хәлимә Имам кызы “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлары өчен”, “Белгородны азат иткән өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Бүләкләү кәгазеннән өзек: “Днестр елгасын кичкәндә өлкән сержант Рәхимова дошманның артиллерия-миномёт һәм снайперларның ут яңгыры астында алты тәүлек үзенең санитар постыннан китми. Унөч яралыга беренче ярдәм күрсәтә һәм аларны вакытында эвакуацияләүне оештыра. Иптәш Рәхимова хөкүмәт бүләге – “Батырлык өчен” медаленә лаек».
Бу бүләкне туганнары ул вафат булгач ала – медаль каһарманны озак еллардан соң эзләп таба. 1944 елда каты яраланганнан соң Хәлимә Имам кызы демобилизацияләнә. Икенче төркем инвалиды, ул янә назлы, нәзакәтле булырга өйрәнә. Һәлак булучыларның ачыргаланып кычкыруын, исән калучыларның үксүен, ярадан аккан кайнар канны искә төшермәскә өйрәнә. Чиләбе өлкәсендә, Үзбәкстанда, Туймазы районы авыллары мәктәпләрендә башта укытучы, аннары китапханәче булып эшли. Балалар һәм китаплар аңа дәһшәтле сугышны онытырга ярдәм итә.
Тора-бара Бөгелмә укытучылар институтына укырга керә, булачак ире Илдерхан Байков белән очраша, ул да Бөек Ватан сугышы яугире. Яшьләр Иске Туймазыга күченә. Ул укытып кына калмый, авылда беренче балалар бакчасы оештыруда да катнаша. Аңа еш кына ярдәм сорап киләләр. Берсенә гариза язарга ярдәм итә, икенчесенә – пенсия рәсмиләштерергә, өченчесенә медицина ярдәме күрсәтә.
1965 елның 10 февралендә вафат була ул – яралары үзен сиздерә. Нибары 44 яшь була аңа! Улы Салават очучы, кызы Илсөяр – нефтьче. Алар өчен Хәлимә Имам кызы Рәхимова һәрвакыт батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып кала. Һәм безнең өчен дә.
Читайте нас