Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Ясно
Җәмгыять
12 Мая 2020, 10:10

Гранит плитәләрдә – 191 исем

Чокадытамак авылыннан фронтка 191 кеше киткән. Раймановлар аларның каһарманлыгын һәйкәл-мемориал белән мәңгеләштерергә карар иткән.

– Аны төзү фикере күптән туды инде бездә, – ди алар. – Әмма ялгызыбыз гына шундый зур эшне башкарып чыга алмас идек. Корылтай депутаты Рөстәм Ахунов зур ярдәм күрсәтте – аның тырышлыгы белән җиде плитә сатып алуга һәм анда авылдаш-ветераннарның исемен уеп яздыруга 122 мең сум акчага ия булдык. Бу игелекле эшкә Чокадытамактан башкалар да кушылды. Якташыбыз, “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте баш директоры Илфир Миңнебаевка рәхмәтебез зур – ул кирпеч стенаны төзүне үз иңенә алды, аңа плитәләр беркетеләчәк.
Туган авылыбызга сугыштан 69 кеше әйләнеп кайтты. Бүген Фәйзрахман Габбасов кына исән. Быел аңа 94 яшь тула. Үзе өчен иң олуг бәйрәм – 9 Майда авылындагы һәйкәлгә чәчәкләр сала алуы белән бәхетле ул.
Армиягә алганда Фәйзрахман Габдрахман улына чак 17 яшь тулган була. Таза бәдәнле авыл егетен Чкалов авиация училищесына кабул итәләр. Әмма аның укырга теләге булмый, дошманны кыйратасы килә. Нәтиҗәдә яшь солдат Беренче Белоруссия фронты исәбендә Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә, Берлин өчен барган алышларда катнаша. Радист була, безнең гаскәрләргә Мәскәү белән элемтә тәэмин итә. Сугыш тәмамлангач, биш ел Германиядә хезмәт итә.
Өенә кайткач, Ишембай нефть техникумына читтән торып укырга керә, өйләнә. Берничә ел буровойда эшли. Әмма хатыны – рус теле һәм әдәбияты укытучысы – аның төгәл фәннәргә һәвәслеген күреп, Стәрлетамак педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керергә күндерә. Шулай итеп элекке яугир туган мәктәбендә укыта башлый, аннары аның директоры итеп тәгаенләнә.
Ул пенсиягә чыкканчы мәктәпне җитәкли, яшь буында гаделлеккә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияли, әтиләре һәм абыйлары башын салган тормышның, тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә.
Читайте нас