Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
Җәмгыять
12 Мая 2020, 09:10

Бандитлар һәм «бандерлог”ларны кыйраткан

Илчембәт кешесе өчен сугыш 1947 елда гына төгәлләнгән

Яугирләрнең тарихы бер-берсеннән артык аерылмый: тәүлек әйләнәсенә окопта утыру, ялыктырган консерва һәм сохари, яралану һәм полкташларының үлеме... Сугыш дәһшәте турында орден-медальләре искә төшереп тора. Аларның һәркайсының – үз тарихы.
Миңнур Саттаров фронтка 17 яшьлек үсмер егет булып китә. “Миңа фашистлар белән түгел, Советлар Союзын сатып, басып алучылар ягына күчүчеләр белән сугышырга туры килер дип уйламадым да”, – ди 92 яшьлек ветеран.
Гаиләдә биш малай үсә. Абыйлары бер-бер артлы фронтка китә. 1944 елда кечесе Миңнурны да чакырталар. Ул Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләренә, 141нче таулы полкка эләгә. Саттаров Грозныйда ант кабул итә һәм сатлыкҗаннарга каршы көрәшкә керә. Чечняда бандитлык тамыр җәя. 1941-1944 елларда гына да Кызыл Армия яугирләре һәм милиция хезмәткәрләре 197 банданы тар-мар итә. Вермахтта аларны “көнчыгыш батальон”нары дип йөртәләр.
– Чечня тауларында, Төньяк-Кавказ фронты тылында озак вакыт атышлар тынмады. Бандитлар совет солдатлары белән сугышты, төбәк халкы арасында Кызыл Армиягә каршы диверсия һәм баш күтәрү оештыру буенча махсус биремнәр үтәде, – дип хәтерли Миңнур Минһаҗ улы. – Тау халкы белән көрәшү һәрвакыт катлаулы булды. Кавказның нинди төбәк икәнен беләсез. Дош-
маннар һәр сукмакны, мәгарәне белә, таш артына качып, атыш башлый, без якын да бара алмыйбыз. Әмма без дә куркып калмадык, дошманга каршы аяусыз көрәштек. Сатлыкҗаннарның нәрсә эшләргә теләвен төбәк халкы җиткереп торды.
Сугыш тәмамлануын ишеткән Саттаров туган якларына кайтырга өметләнә. Әмма хыялы тиз генә тормышка ашмый әле. Миңнур Минһаҗ улы полкташлары белән янә бер ел Төньяк Кавказны фашист иярченнәреннән арындыра. 1946 елда аны Украинага, Карпат аръягына, бандерачылар белән сугышка җибәрәләр. Аларны төбәк халкы “бандерлог-лар” дип атый.
– Хәл катлаулы иде, – ди яугир. – Бандерачылардан тыш, Карпат яны урманнары власовчылар, җинаятьчеләр, дезертирлар белән мыжгып тора. Әмма асылда бандерачылар белән алыштык. Исемдә, бүлеккә авылдан бер кеше килеп, хәбәр җиткерде. Аннары хәрби төркем җыелды һәм бандитларның фаразланган туплану урынына юнәлде. Төркем чылбырга тезелеп, төбәкне чарлап чыга иде. 1947 елда шундый чараларның берсендә яраландым.
Миңнур Минһаҗ улы госпитальдә 5 ай ята, аннары демобилизацияләнә. Өенә кайткан яугирнең күкрәген Жуков, Ватан сугышы орденнары, “Германияне җиңгән өчен” медале бизи. Әнисен һәм ике энесен кочакларга насыйп була аңа. Ике абыйсы сугыш кырында ятып кала.
Илчембәт авылында ветеранны белмәгән кеше юк. Кыю яугир генә түгел, туган колхозына ярты гасыр гомерен багышлаган хезмәт ветераны буларак та. Сугыштан соң хезмәт юлын авыл советы сәркатибе вазифасында башлый, авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш икътисадчысы вазифасыннан пенсиягә чыга. Һәрвакыт үрнәк алырлык гаилә башлыгы була. Тормыш иптәше Сафура Шакир кызы белән бергә 59 ел гомер итәләр (хатыны 14 ел элек вафат булган), алты бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер ветеранга онык балалары кунакка килеп йөри.
Миңнур Минһаҗ улыннан күңел көрлегенә тиенәсең. Үзенең хәрби һәм хезмәт юлы турында бәян иткәндә дә, тормыш турында әңгәмә корганда да аксакалның аек зиһененә таң каласың.
– Әтиебез һәрвакыт кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булды, аларга ышанды, ярдәм итәргә тырышты, – дип сөйли аның турында кызы Рузалия. – Шуңа күрә аңа әле дә шалтыратып торалар, киңәш сорап киләләр. Һәм беркайчан да җавапсыз китмиләр.

Читайте нас