«Көзнең бер хәерсез көнендә күршебезнең йортында янгын чыкты. Межага терәп диярлек салынган иде ул, шуңа күрә ялкын санаулы минутлар эчендә минем йорт верандасына үрләде. Түбәсе һәм стеналары кызып, эсседән чытырдый башлады, – дип хисләнеп сөйли Туймазыдагы Примакин урамында яшәүче Георгий Письмеров. – Беләсезме, никадәр курку һәм чарасызлык кичердем мин шул мизгелдә? Тормыш иптәшем белән икебез дә пенсиядә, артык байлык тупламадык, шушы яшьтә йортсыз калуны дошманыңа да теләмәссең! Бәхетебезгә, янгынны сүндерергә тиз арада 48нче янгын сүндерү бүлегенең Андрей Шуберт җитәкчелегендәге командасы килеп җитте. Аның егетләре йортымны саклап калды. Бертуктаусыз су сибеп, күрше йорттан очкан кисәүләрне алып ташлап торды».
– Ул көнге чакыру безнең өчен гадәти эш иде, – дип тыйнак кына җавап бирә каравыл начальнигы Шуберт. – Хуҗаның күзләрендәге чарасызлыкны күрдем дә шундук аңладым: ялкынны буйсындырганчы көрәшергә тиешбез. Ялкын тулысынча ялмаган күрше йортны коткара алмас идек инде. Шуңа күрә пенсионерлар йорт-курасыз калмасын өчен барысын да эшләргә тырыштык.
Янгын урынына чыкканда каравыл начальнигының бурычы нәкъ шул – хәл-торышны бәяләү, команда әгъзаларын кирәкле урыннарга куеп, эш тәртибен – нәрсәне беренче чиратта сүндерүне аныклау. Моннан тыш, янган объект эчендә кешеләрнең утлы тозакта калмавын ачыклау зарур.
– Бу минутларда бар көчебезне туплыйбыз. Секунд эчендә хәвефсез урынга күчкән чаклар күп булды минем. Моны читтән күреп торган иптәшләрем блокбастердагы өзекләрне хәтерләтә бу, диләр иде, – дип елмая Андрей Михайлович. – Әмма мондый хәлләрдән соң да бу тармактан китү теләге тумады.
Мин аны 11 ел элек аңлы рәвештә сайладым.
Янгынга беренче чыгуын ул һаман хәтерли. Бу вакытта УДАТУның дәүләт янгынга каршы көрәш хезмәте факультетында соңгы курс-та укыган һәм яңа эшли башлаган чагы була. Ул вакыйга ике кеше үлеме белән истә кала.
Күргәннәре киләчәк эшеннән күңелен кайтармый. Әмма ул үзе өчен нәтиҗә ясый: һәрвакыт яхшы физик формада булырга һәм салкын канлылыкны җуймаска кирәк. Өстәвенә, кешеләрне коткару һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү турында күбрәк белү зарур. Шуңа күрә соңрак ул Воронеж институты – Русия дәүләт янгынга каршы көрәш хезмәтенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Иваново янгын сүндерү-коткару академиясе филиалына укырга керә. Шуберт бүген дә командасы белән теория әзерлегенә байтак вакыт бүлә.
– Смена саен алтышар сәгать теория кабатлыйбыз, “кырда” кирәк булырлык бар мәгълүматны өйрәнәбез. Тагын ике сәгать спорт күнегүләренә бүленә, – дип сөйли каравыл начальнигы. – Алар бездә үзенчәлекле дә әле. Спортчылар җиңел киемдә шөгыльләнсә, без тулы экипировкада.
Моннан тыш, атнага берничә тапкыр Шуберт кросс йөгерә һәм бассейнда йөзә. Күнегүләр һәм дәресләр команданың янгын урынына әзерләнеп чыгып китү вакытын мөмкин кадәр тизләтә. Егетләр 40 секунд эчендә киенергә, хәбәр алганнан соң бер минут эчендә вакыйга урынына кузгалырга тиеш.
Гадәттә вакыйга урынына ике каравыл бүлекчәсе чыга. Әмма кайвакыт бер бүлекчә икенче вакыйгага киткән була. Янгын җиңсәсеннән су сиптерү бер кешегә төшә. Секундына 40 литр су ургылган юан торбаны берүзеңә күтәреп тору яисә сөйрәп баруны күз алдыгызга китерәсезме? Кайвакыт янгынны читтән күзәткән кешеләр ярдәмгә килә. Әмма, янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, гадәттә алар вакыйганы смартфонга төшерү белән генә чикләнә.
– Ярый, янгын җиңсәсен сөйрәп йөрү – бу безнең эшебез, – ди Шуберт. – Якташларыбызның битарафлыгы күңелне китә – кайвакыт янгын чыгу турында хәбәр итәсе урында, алар һаман вакыйганы телефонга төшерә. Янгын яңа гына башланган мәлдә аны сүндерү җиңел. Цис-тернадагы су аны тулысынча буйсындырырга җитә. Әмма вакытны җәмәгать челтәрләрендә урнаштыру өчен текә видео төшерүгә сарыф итсәң, янгын ныграк үрләячәк, аны сүндерү катлауланачак.
Төрки халыкларда: “Бурдан кала, уттан калмый”, – дигән әйтем дә бар ич.
Безнең басым астында 3,5 минут эчендә сиптергән өч тонна су – корылык чорында үткән гөмбә яңгыры кебек кенә ул. Кадерле минутларны су тутыруга сарыф итәргә туры килә.
Бүген үз-үзеңне изоляцияләү чорында 48нче янгын сүндерү-коткару бүлеге белгечләре элеккечә район һәм шәһәр халкын янгын афәтеннән саклый. Шәһәр фатирлары һәм шәхси йортларда янгыннар кимегән – барысы да өйдә утыра. Ә менә авылларда янгын еш баш калкыта. Шуңа күрә егетләрнең эше җитәрлек.