Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Җәмгыять
30 Апреля 2020, 10:00

«Миңа «MARAT-MOTORS» дип эндәшегез»

Техникага мөкиббән автомеханик гаражында ярыш болидлары һәм борынгы автомобильләр җыя

Туймазыда Марат Фәйрүзовны байтак автомобильчеләр белә. Ул шәһәрдә алдынгы автокалайчыларның берсе. Әгәр «тимер атыгыз» авариягә тарып, машина кузовы яньчелсә, сыдырылса, сезгә нәкъ ул кирәк.
Кузовны чистарту, майсызландыру, тигезләү, шомарту, сылау, тергезү, яньчелгән урыннан арыну – Марат башкарган эшләрнең бер өлеше генә әле бу. Автомобильчеләр җитәрлек хәзер, шулай булгач эшсез утырмый ул. Әмма сирәк булса да тәтегән ял минутларында мавыгуын – картлар һәм баггилар ясавын исенә төшерә.
– Һәр малай-шалай кебек, мин дә балачактан машиналарга мөкиббәнмен, – дип сөйли Фәйрүзов. – Картингчылар узышларын көнләшеп карый идем. Минем дә шулай җилдерәсем килде. Әмма байтак сәбәпләр нәтиҗәсендә бу хыялым тормышка ашмады. Улым Тимур тугач, хыялымны ул тормышка ашырыр дип карар иттем.
Улыма биш яшь тулгач, аңа мини-байк (кечкенә мотоцикл әле дә гаражда тузан җыеп ята) сатып алдым. Өч елдан соң аңа чын карт ясарга уйладым. Үрнәкләрен өйрәндем, интернетта чокындым һәм эшкә керештем. Кайбер өлешләрен автосүтелештән сатып алдым, кайберләрен үзем ясадым. Һөнәрем буенча мин автослесарь-механик – Мәскәү автомобиль-юл колледжын тәмамладым, шуңа күрә минем өчен бу кыенлык тудырмады. Гаражымда кичләрен эшләдем, килеп чыкмаганын кабат ясадым.
Әзер автомобильне улым белән бергә сынадык. Картта ике генә педаль – газ һәм тормоз. Аның белән оста идарә итү өчен двигательне тыңларга өйрәнергә кирәк. Тимур тырыш укучы иде, озакламый яхшы нәтиҗәләр күрсәтә башлады. Картны чын ярышларда сынарга вакыт җиткәнен аңладык. Картингчыларның иң якын клубы Урыссуда булып чыкты. Шунда ук күнегүләр трассасы, гаражлар урнашкан. Без бу клуб әгъзаларына әверелдек, ешрак күнегә, аннары узышларда катнаша башладык. Хәзер Тимурга 18 яшь, аның бүлмәсе ярышларда яуланган кубок һәм грамоталар белән тулган.
Әлбәттә, аның киләчәктә дә ярышларда катнашуын дәвам итүен теләр идем. Әмма бу спортның шактый чыгымлы төре. Профессиональ узышчының үз картыннан башка, махсус костюмы, башлыгы, янгынга каршы эчке киеме, махсус перчаткалары, аяк киеме, муен һәм кабыргаларын саклаучы чаралары булырга тиеш... Тоташ алганда мондый җыелма (иң кыйммәтлесен алмаган очракта да) 100 мең сумга төшә. Шуңа өстәп, күнегүләр, юл чыгымнары, ярышларда катнашу... Менә исәпләгез инде.
Берничә елда Марат җиде карт һәм берничә багги җыйган. Башка автомобильләр белән дә сынаулар үткәргән ул. Атап әйткәндә, хәвефсезлек кысасы ясап һәм асылмаларын ныгытып, спорт “Ока”сы җыйган. Аңарда Тимур 14 яшендә Ырымбур өлкәсендә үткән бер ярышта икенче урын яулаган. Үзенең эшләнмәләрен оста гаражда сакламый, сата. Чит кулларга китүенә үкенми. Бу вакытта яңа эшләнмәләр өчен урын бушый ич.
Әйткәндәй, Тимур да әтисе юлын сайлаган. Күптән түгел ул Кама автомобиль техникумына укырга кергән – механика җиһазларын көйләүче булачак. Үзенең сәләтен күрерләр һәм, бәлки, КамАЗ командасына узышчы сыйфатында алырлар дип хыяллана. Әлегә Тимур пандемия сәбәпле өйдә утыра, әтисенә гаражда ярдәм итә һәм берьюлы 1993 елгы иске “Тойота” машинасы өстендә эшли. Салонын үзгәрткән, хәрәкәт өлешен сүтеп җыйган, автоны кызыл төскә буяган.
Тимурдан башка гаиләдә ике кыз – 12 яшьлек Лилиана һәм 6 яшьлек Алинә үсә. Төпчеге өчен Марат кечкенә электромобиль ясап биргән. Кызый аңарда ихата буйлап рәхәтләнеп йөри.
Супермеханикның ниятләре һәм уйлары җитәрлек. Хәзер ул борынгы “Форд Т” машинасын җыю белән мәшгуль. Бу машина “Жестяная Лиззи” буларак танылган, 1908-1927 елларда җитештерелгән. Барлык җөйләрен һәм җиһазларын, хәтта энәле тәгәрмәчләренә кадәр Марат үзе ясый. Бәлки, берничә елдан соң без аны шәһәр урамнарында да күрербез.
Гүзәл ХӘМИДУЛЛИНА.
Читайте нас