Туймазы хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Җәмгыять
28 Апреля 2020, 07:35

Яшел бишмәт кия шәһәр

Шәһәребездә күләмле агачлар утыртылды

Шимбә көнне республикада “Яшел Башкортстан” экология чарасы башланды. Ул 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Шушы дәвердә төбәктә кимендә 50 мең төп агач утыртылачак.
Экология чарасында туймазылылар да катнаша. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында халык яшелләндерү эшләренә чыкмый – бу агачларны идарәче компанияләр, үткәргечләр хезмәтләре һәм муниципалитетлар хезмәткәрләре утырта.
Шәһәр биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре эшкә җаваплы караган – алдан ике-өч метрлы юкә, миләш һәм каеннар сатып алган, утырту урынын билгеләгән, чокыр әзерләгән. Зур агачлар үзәк урамнар буйлап иске тирәкләр урынына һәм үзәк паркта – воркаут мәйданчыгы каршында утыртылган. Атна дәвамында шәһәрнең яшел бишмәте ике йөз үсенте белән тулыланачак.
Яшелләндерүдән тыш, шәһәр хакимияте тротуарлар салу белән дә шөгыльләнә – алар шушы көннәрдә Мичурин, Чапаев, Комаров урамнары, Ленин проспекты белән чикләнгән шәхси йортлар төбәгендә салынды. Тиздән тротуарлар Ульянов урамында да барлыкка киләчәк. Һәм Островский урамында – ул Чулпан төбәгеннән “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте офисы яныннан салыначак. Шәһәр чәчәклекләрен әзерләү эше дә бара – анда 220 мең чәчәк утыртылачак. Былтыргыга караганда икеләтә диярлек артык бу.
Коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә үткәргечләр хезмәтләренең эше артты. Төп вазифа-бурычларыннан кала, алар көн саен күпкатлы торак йорт подъездларын дезинфекцияли: баскыч култыксаларын, почта тартмаларын, ишекләрне зарарсызландыручы эремә белән сөртә яки бөрки. Экология өмәләреннән дә читтә калмый алар. Үткән җомгада “Торак-үткәргечләр хуҗалыгына идарәче компания” җәмгыяте эшчәннәре “Яшел Башкортстан” чарасы кысаларында компания исәбенә сатып алынган күләмле наратлар утыртты. 17 төп – Көньяк урамы торак йортлар төбәгендә (50-50а, 50б йортлары ихатасында), 18 – Луначарский урамы скверында.
– Үзебезнең офис каршындагы скверны берничә ел рәттән төзекләндерәбез, – дип сөйли “Торак-үткәргечләр хуҗалыгына идарәче компания” җәмгыяте баш инженеры Лена Низаева. – Андагы карт чаганнарны төпләдек, чүпне җыйдык, ике ел элек юкәләр утырттык. Хәзер ныгыган юкәләргә наратлар өстәлде. Элеге биләмәне төзекләндерү җәһәтеннән планнарыбыз зур. Әмма пандемия нәтиҗәсендә ул бик әкрен бара.
Читайте нас