Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
28 Апреля 2020, 09:00

Һәр смена – алгы сызыктагы кебек

Римма Кадыйрова ашыгыч ярдәм хезмәтенә Туймазы медицина колледжыннан соң килгән

Белгечләре календарьда кызыл белән билгеләнгән көннәрдә дә, үзләренең һөнәр бәйрәмендә дә ал-ял белми эшләгән тармакларның берсе – ашыгыч ярдәм хезмәте. Бүген аларның көне. Әмма алар, элеккечә, «хәрби сакта». БР Туймазы үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәсендә тәүлек әйләнәсенә 13 бригада мәшгуль.
Бер бригада фельдшеры Римма Кадыйрова һөнәре буенча 2006 елда, Туймазы медицина колледжын тәмамлагач та эшли башлый. Тәүге адымнарын Түбән Троицкийда ясый, ел ярымнан аны Туймазыга күчерәләр.
– Балачактан медик булырга хыялландым, – дип сөйли Римма. – Икетуганым медицина колледжына укырга кергәч, шушы юлны сайларга карар иттем.
Ашыгыч ярдәм фельдшеры һөнәре кызык та, кызганыч та. Һәр чакыруга барган саен авыру белән күзгә-күз каласың, җәһәт кенә карар кабул итү зарур. Монда бар нәрсә кулыңнан килергә тиеш: тиз арада диагноз куярга, вакытында ярдәм күрсәтергә, катлаулы медицина җиһазларын яхшы белергә. Шулай ук кешеләр белән аралашу осталыгы да мөһим, чөнки еш кына рухи ярдәмгә мохтаҗлар да мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә «ашыгыч ярдәм» тармагын узсаң, син медицинага кагылышлы теләсә кайсы өлкәдә эшли алачаксың, дип юкка гына әйтмиләр.
– Эш графигы кулай безнең: “көндезге смена – төнге смена – ике ял”. Бригадада өч кеше эшлибез – ике фельдшер һәм шофёр. Бер сменада чакыртулар саны төрлечә була. Тыныч көннәрдә 10-12, кайвакыт исә егермедән дә артып китә. Төрле хәлләр була: эч авырту, температура, җәрәхәт, кан басымы һәм без аеруча өнәмәгән “хәлем начар” диагнозы. Бу очракта ни генә булмас: махмыр, паника һөҗүменнән башлап, инсульт, инфарктка кадәр.
Кайвакыт медикларны шәфкатьсезлектә гаеплиләр. Әмма бу алай түгел. Без эштә даими рәвештә кешеләрнең авыртыну-әрнүен күрергә күнеккән һәм тора-бара моңа ияләшәбез. Югыйсә, психика чыдамаячак. Бер очрак мәңге истән чыкмаячак. Игътибарсыз шофёр яшь ярымлык балалы бишекне бәрдергән. Мин сабыйга беренче ярдәм күрсәттем. Без аны хастаханәгә алып барганда, юл буена кулымда булды, мин дә аның белән бергә еладым. Шул чагында мин аңа җанымны да бирергә әзер идем.
Фельдшер ханым әле бик озак үз тәҗрибәсендәге вакыйгаларны сөйләде. Бала таптыруын, мәрткә киткән кешеләрне коткаруын, авариядә имгәнгән, тукмалган кешеләргә ярдәм күрсәтүен. Шулчак башыма бер уй килде – “ашыгыч ярдәм”дә теләсә кем эшли алмый. Монда чыннан да үз эшенә тугры, батыр кешеләр кирәк.
Риммага эшендәге йөкләнешкә түзәргә, тынычлык сакларга әти-әнисе, ире Рөстәм, ике кызы – сигез яшьлек Рената белән ике яшьлек Мирра ярдәм итә. Ялы туры килсә, ул компьютер графикасы һәм фотошоп белән шөгыльләнергә ярата – дуслары, хезмәттәшләре өчен кызыклы коллажлар ясый. Күптән түгел йога дәресләренә йөри башлаган, анда эштәге киеренкелектән арына.
– Әлбәттә, һөнәребезнең тискәре яклары да җитәрлек, – ди әңгәмәдәшем. – Бу җәмәгать күзлегеннән имин булмаган гаиләләргә чыгу, төнге сменалар, кайвакыт авыр физик хезмәт. Мәсәлән, күптән түгел 100 килограмм авырлыктагы авыруны носилкада тугызынчы каттан төшерергә туры килде. Әмма авыруның рәхмәт тулы күзләрен күргәч, аның хәлен җиңеләйтә алуыңны, гомерен коткаруыңны аңлыйсың да, күңелдә рәхәт булып китә.
Читайте нас