Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Җәмгыять
28 Апреля 2020, 09:10

Бала да таптырачак, җырлап та бирәчәк

Фәнис Хөснетдинов – ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә алдынгы шофёрларның берсе

“Ашыгыч ярдәм” машинасын тәҗрибәле шофёрдан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. БР Туймазы үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәсе штатында алар 60 кеше.
Шуларның берсе – Фәнис Хөснетдинов. Ул тумышы белән Татарстаннан. Туймазыга эшкә шул чорда АТП начальнигы булып эшләгән туганы чакырган. Фәнис ашыгыч ярдәм бүлекчәсе шофёры булып урнашкан һәм шунда берегеп калган. Монда ул кырык елдан артык өзлексез хезмәт сала инде.
– Безнең шофёрларның иң өлкәне мин, шушы көннәрдә алт-мыш тулды, – ди Хөснетдинов. – Барысыннан да озаграк эшләүче дә мин.
Фәнис Әшәрәфҗан улы һәркем үз бурычын төгәл белгән һәм башкарган бригадада эшләргә күнеккән. Озак еллар дәвамында Туймазы районы буйлап меңнәрчә чак-рым үткән, аның һәр төбәген белә. Үз машинасына зур җаваплылык белән карый. Салонда һәрвакыт чиста һәм тәртип, механика өлеше җәһәтеннән мәшәкать юк. Өстәвенә, соңгы арада барлык автопарк яңартылган.
Шуңа өстәп, тиешле күнекмәләрне үзләштереп, катлаулы очракларда беренче медицина ярдәме күрсәтә ала ул. Фельдшерларга авыруларны алып чыгарга ярдәм итә, кирәк булса, аларны якларга да әзер.
– Биредә эшләгән дәвердә ни генә үтмәде баштан, – дип дәвам итә Хөснетдинов. – Күңелсез вакыйгалар да, яхшылары да булды. Бервакыт “гаражлар” төбәгеннән бер хатынны бала табарга алып киттек. Өйдән кузгалуыбыз булды, аның тулгагы башланды. Фельдшерлар туктап, үзләре таптырырга карар итте. Мин дә кулымнан килгәнчә булыштым. Ә әти кеше куркудан калтыранып, янәшәдә басып торды. Булдырдык, сәламәт малай туды. Каушаган әтисе исә шул вакытта улына минем исемне кушарга вәгъдә бирде.
Хезмәттәшләре сөйләве буенча, Фәнис Әшәрәфҗан улы игелекле һәм ярдәмчел кеше, иң мөһиме – тыныч һәм сабыр. Ашыгыч ярдәм хезмәткәре өчен бу иң кирәкле сыйфатлар. Берничә ел элек районда тилчә (ящур) авыруы таралгач, казадан арындыручыларның алгы сафында була ул. Тик моның өчен тиешле грамота гына бирмәгәннәр. Әмма җитәкчеләр киләчәктә аңа бу бүләген юллап бирергә вәгъдә итә.
Буш вакытында Хөснетдинов тормыш иптәше Резеда белән йорт эшләрендә мәшгуль. Түбәнкүлдәге хуҗалыкларында эш җитәрлек. Моннан тыш, хатынының олы яшьтәге әти-әнисен карыйлар. Ял минутлары тигәндә кулына баян ала һәм рәхәтләнеп татарча җырлар башкара ул.
Читайте нас