Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Дождь
Җәмгыять
27 Апреля 2020, 09:25

Пальма күләгәсендә ял итәбез

Кандрада яшәүче гаилә карантинны иҗатка юнәлткән

Бакча-ындыр эшләренә әле иртәрәк, әмма күңел яшеллеккә һәм чагу төсләргә тартылган чакта үз-үзеңне изоляцияләү чорында нишләргә була? Солтановлар гаиләсе уйлап торган да, ихаталарында ясалма оазис иҗат иткән.
Ирле-хатынлы Солтановлар Кандрада яши һәм эшли. Рима Сәрвәретдин кызы – балалар бакчасында хуҗалык мөдире, Рәфис Рәис улы – урындагы предприятиедә машинист-бульдозерчы, уллары Айнур нефть университетында укый.
Әмма үз-үзеңне изоляюцияләү чоры игълан ителгәч, аны гаилә әти-әнисе йортында, үзләре туып-үскән Ярмөхәмәт авылында үткәрергә карар итә. Шулай тынычрак: әти-әниләре дә караулы, ихатада да эш җитәрлек.
Солтановлар ындырны һәм бакчаны былтыргы коры-сарыдан арындыргач, Рима Сәрвәретдин кызы тәкъдим ясый: әйдәгез бакчада мәңге яшел төбәк булдырыйк. Аларны еш кына балалар бакчаларында ясыйлар – пальмалар һәм җәнлек сыннары белән бергә. Кирәкле чимал туплана – эчемлек, сулардан бушаган 1,5 литрлы пластик шешәләрне күршеләрдән дә җыеп, эшкә керешәләр.
Шешәләрне кәгазь, тап-лардан юып, фен белән киптерәләр, өч көннән соң ике метрлы пальма әзер була. Аны бакча уртасына утырталар, тирә-ягына “җәнлекләр” урнаштыралар – балаларның иске уенчыклары, машина покрышкасыннан эшләнгән аккошлар, “смешариклар”ның агачтан ясалган сыннары урын ала.
Бүген гаилә башлыгы күшек ясау белән мәшгуль: җәй көне кулдан иҗат ителгән оазис-ка сокланып, чәй эчәчәкләр анда. Хуҗабикә белән әнисе озакламый бу уңайлы төбәкне бизәячәк чәчәк үсентеләре үстерү белән шөгыльләнә.
Читайте нас