Туймазы хәбәрләре
+27 °С
Облачно
Җәмгыять
23 Апреля 2020, 12:30

Заводның баш “косметологы”

Акшарчы-буяучы һөнәренә заводта да, көндәлек тормышта да ихтыяҗ зур

«Уралтехнострой-Туймазыхиммаш» җәмгыятенең җентекле төзелеш бүлеге акшарчы-буяучысы Вера Соколова турында сүз чыккач, завод хакимияте вәкилләре бик уңай бәяләмә бирде: “Фидакарь, ачык, җаваплы хезмәткәр. Заводның тышкы яктан үзгәрүе дә – аның тырышлыгы ул”.
Предприятиегә килеп урнашканчы, Вера Михайловна шактый озын һәм катлаулы юл үтә.
– Сигезенче сыйныфта укыганда әнием вафат булды, – дип исенә төшерә ул. – Апам Мәскәүдә яши иде, ул мине үзе янына алып китте. Анда мин мәктәп тәмамладым һәм өч ел училищеда акшарчы-буяучы һөнәренә укыдым. Диплом алгач, бер ел башкалада эшләдем. Әмма биредә яши алмавымны аңладым. Мәскәү ыгы-зыгысына барыбер ияләшәлмәдем. Һәм кече ватаныма кайтып киттем.
Туймазыда Соколова тормышка чыга, белгечлеге буенча тукылмаган чимал фабрикасына эшкә урнаша. Шуннан беренче декрет ялына китә. Анда кире кайтмый. Эшкә чыгу вакыты җиткәч, фарфор заводына күчә. Өч ел дәвамында чәйнүк борыннары ябыштыра һәм икенче дек-
рет ялына чыга. Аның ахырында яшь белгечкә бирегә кире кайтудан файда булмый – завод ябылу чигендә була. Һәм хатын икмәк пешерү комбинатына юл тота. Әмма бу предприятиедә дә озак тоткарланмый. Язмыш аны җитәкләп максатына алып бара кебек. Шулай итеп 20 ел элек ул химия машиналары эшләү заводына килеп эләгә.
– Беренче мәлдә мондагы хәлгә ышанмый тордым, –
дип дәвам итә Соколова. – Икмәк комбинатында мин аена 400 сум ала идем. Җитмәсә, кулакча белән дә түгел, асылда азык-төлекләтә. Ә монда миңа шунда ук 2000 сум хезмәт хакы билгеләделәр. Үземне байбичә итеп тоя идем.
Егерме ел эчендә, эш күләме кимү сәбәпле, җентекле төзелеш бүлеге акшарчы-буяучылар бригадасында тугыз кешедән икәү генә калган. Әмма заводта аларның хезмәтеннән тулысынча баш тартырга җыенмыйлар. Цехлар һәм кабинетларда һәрвакыт нәрсәдер акшарларга, буярга кирәк.
– Иң авыры – штукатурлау эше – ул аз калып бара, – ди ханым. – Ә сылау һәм буяу эшен сәгатьләр буе башкара алам. Ни дисәң дә, эшебез өлешчә механикалашкан: элек без пумала белән эшләсәк, хәзер краскопульт кулланабыз.
Аның тәҗрибә-осталыгы йорт сала башлаган улына да ярап куйган.
– Безнең белгечлеккә көндәлек тормышта да ихтыяҗ бар, – дип сөенә ул.
Буш вакытын Вера Соколова ире белән авылда үткәрә, зур булмаган йортлары бар аларның. Аның сүзләренә караганда, үзләре күтәргән җыйнак кына мунчалы һәм байтак кына җирле биләмәдә ял көннәрендә эш җитәрлек.
– Яздан алып көзгә кадәр биләмәдә без, – дип аңлата әңгәмәдәшем. – Җомга көнне эштән соң шунда китәбез, якшәмбе кич кайтабыз. Бакчада бәрәңге, кишер, суган, кыяр, помидор үстерәбез.Өстәлебездәге барлык яшелчә-җимеш, кайнатма-салатлар үзебезнеке. Безгә дә, балалар һәм оныкларга да җитә.
Әйткәндәй, оныкларым бишәү минем. Өлкәненә алты, кечесенә мартта ике яшь тулды.
Пенсиягә кадәр, хөкүмәткә рәхмәт, әле сигез ел бар. 60 яшемә кадәр биредә хезмәт салырга уйлыйм. Иң мөһиме – коллективыбыз яхшы. Туганнарым кебек. Менә минем хезмәттәшем, заводка миннән бер елга соңрак килгән Полина Горячева сеңлемнән дә якын. Хыялым бер генә – балаларым һәм аларның гаиләләрендә бар да яхшы булсын.
Читайте нас