Мичурин урамындагы тротуар буйлап иртәле-кичле салмак кына адымнар белән зур кара маэмай иярткән ханым йөри. Йонлач эт аюга тартым. Бу чибәркәйнең исеме Гром. Дөресрәге, аны өйдәгеләр шулай атый, паспорт буенча исә – Чёрный Шарм Георгин. Ньюфаундленд токымыннан ул, халыкта исә аларны водолаз дип йөртәләр. Шушы көннәрдә аңа җиде яшь тулган.
Балачакта Надежда Федотованың маэмайлар турындагы сурәтле зур китабы була. Ул ньюфаундлендның фоторәсемен шунда күрә һәм мөкиббән китә. Тик дүртенче дистәне ваклагач кына хыялын чынга ашырырга карар итә. Интернетта ньюфлар үрчетүче питомник-ларны эзләп карый. Иң якыны Сызраньда булып чыга. Хуҗабикәсе белән элемтәгә керә һәм озакламый аның Громы пәйда була. Әнисе гаять яхшы нәселе белән мактана ала, әтисен исә Италиядән алып кайталар.
– Шуңа күрә минем Гром – аксөяк, – дип елмая Надежда. – Без аның белән һич икеләнми халыкара яки Русия күргәзмәләрендә катнаша алыр идек, әмма мин аны җан тартканга күрә алдым. Һәм бу хакта бер тапкыр да үкенмәдем. Гром чын һәм тугры дус. Ул игелекле, ягымлы. Ньюфларны нәнәйләр дип әйтү һич ялгыш түгел, шуңа күрә оныгым килгәндә мин аларны тынычлап бергә калдырам. Ул минем әнине бик нык ярата, аңа ышана. Без каядыр киткән чакта бары тик аның белән генә саф һавага чыга. 15 еллап бездә яшәгән мәчебез Жучка белән дә уртак тел таптылар. Моннан тыш, Гром башка маэмайларга карата да дустанә мөнәсәбәттә.
Дүрт аяклы дусты турында Надежда сәгатьләр буе сөйли ала. Аның бәләкәчләрне рәнҗетүләрен яратмавы, һәрвакыт аларны якларга әзер булуы турында. Фатирда яраткан урыны да бар икән – балкон, ул анда эсседән качып ята һәм тынлык белән хозурлана. Бу токым вәкилләре төрле хәл-шартларда үзаллы карар кабул итәргә сәләтле булуын, ягъни кеше турында уйлавын билгели хуҗабикә.
– Әмма сез мондый эт алырга карар итсәгез, водолазларның бик йомшак, ягымлы булуын истән чыгармагыз. Алар йорт-җирне саклау өчен яратылмаган, – ди Надежда. – Шул ук вакытта ньюфаундленд даими тәрбия таләп итә. Озын, куе йонын гел тарап торырга кирәк. Бер елда ике килограммлап җыела ул. Берничә тапкыр сатканым да булды, чөнки ул дәвалау үзлегенә ия. Әмма аның исәбенә һәрхәлдә байый алмыйсың (көлә). Кыйммәтле азык, бөрчәгә каршы дарулар, прививкаларга байтак акча сарыф ителә.
Күптән түгел, яше барган саен сәламәтлеге дә сыната башлады – буыннары сызлый, алгы тәпиләре тотмый. Ветеринар кыйммәтле дару бирергә киңәш итте. Дәвалану курсының файдасы тиде – Гром аксамый хәзер. Әмма аның сәламәтлеге өчен борчылам. Чөнки маэмайлар күзлегеннән ул инде бабай.
– Гомумән, әгәр эт асрарга карар итсәгез, водолаз иң кулае, – дип өстәде ул. – Зирәклек, ягымлылык, тугрылык үрнәге алар.