Туймазы хәбәрләре
+30 °С
Ясно
Җәмгыять
20 Апреля 2020, 06:50

Пасхага яңа яулык

Түбән Троицкийдан Ираида Романова үз-үзеңне изоляцияләү режимында православие яулыклары һәм медицина битлекләре тегә

Ираида православие яулыклары тегү белән күптән түгел мавыгып киткән. Телевизордан православие яулыклары рекламасын күрдем һәм үземә шундыйны тегәргә булдым, ди. Интернет ярдәмендә өлгеләр әзерләгән, берничә данә яулык теккән ул. Берсен үзенә калдырган, берсен әнисенә бүләк иткән, калганнарын дусларына, танышларына тараткан. Ираиданың сүзләренә караганда, моның бер кыенлыгы да юк. Әгәр кем дә булса православие яулыклары тегәргә уйласа, бу уңайдан сораулары туса, ул кулыннан һәм мөмкинлекләреннән килгәнчә ярдәм итәргә әзер.
Моңа кадәр, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәч, яшь ханым өйдә медицина битлекләре тегә һәм аларны авылдашларына тарата башлаган.
– Бу эш белән шөгыльләнү уе кинәт килде башыма, – ди Ираида. – Даруханәгә битлек алырга бардым, әмма алар булмады. Өйдә исә тегү машинам бар, әзер эшләнмәләрне үземнең үлчәмгә үзгәртеп киям. Шуңа күрә корамалар шактый кала. Озак уйлап тормадым, интернеттан битлек үрнәкләре таптым да эшкә керештем.
Башта Ираида үзе һәм өйдәгеләр өчен тегә, аннары – башка туганнары өчен. Авылда битлек җитештерүче барлыкка килү турындагы хәбәр тиз тарала. Аңа күршеләре һәм танышлары мөрәҗәгать итә башлый. Әзер эшләнмәләрне түләүсез тарата ул. Беразын Серафимовка балалар йортына, авылдагы дәваханәгә илтә. Тегү чималы бетә башлагач, кешеләр тукыманы үзләре китерә башлый.
– Күпме битлек әзерләгәнемне белмим инде, – ди Романова. – 74нчесендә исәпне югалттым. Алар кешеләргә кирәк икән, тегәм әле. Эшләнмәләремнең кемнедер куркыныч авырудан курчалавына ышанасы килә.
Ираида Златоустта туып үскән. Мәктәптә укыганда джиу-джитсу белән шөгыльләнгән, кисү-тегү түгәрәгенә йөргән. Мәктәпне тәмамлагач, электр-газ сваркачысына укырга кергән. Кыз кешегә хас булмаган һөнәр сайлавын: “Күршем сваркачы булып эшли һәм акчаны күп ала иде. Аның эзе буйлап китәргә булдым”, – дип аңлатты. Аннары ул Түбән Вартага күчә, кияүгә чыга, белгечлеге буенча эшли, Себер дәүләт автомобиль-юл университетының Омск филиалында укый, нефть предприятиеләренең берсендә участок начальнигы була.
Улы Кирилл тугач, ире белән авыл җиренә күчү турында уйлана башлыйлар. Шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта, тыныч тормышта яшисе килде, ди.
2016 елда Түбән Троицкийга – иренең туган ягына кайталар. Биш катлы йортта фатир сатып алалар, һәм хәзер алар белән Муха, Плюха атлы мәчеләре, зур ахатин әкәм-төкәме яши.
– Бүген мин бәхетле хуҗабикә, – ди Ираида. – Улымны тәрбиялим, авыл мәдәният йортында “Девчата” ансамблендә җырлыйм, интернет-кибеттә акча эшлим: заказ буенча ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре сатам. Кайчак белгечлегем турында уйлап куям: ирем белән сварка җиһазы ярдәмендә әти-әниләрнең биләмәсендә койма койдык, гараж ремонтладык, машинада лонжерон һәм күперчекне ямадым. Әйткәндәй, бу биләмәдә бераз җирем бар, анда җиләк, борчак, яшеллек үстерәм. Иҗади кешегә өйдә утыру бервакытта да күңелсез түгел.
Читайте нас