Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
Җәмгыять
16 Апреля 2020, 09:55

Иңенә танкка каршы корал асып

Бөек Ватан сугышы ветераны Әсгать Шәмсуллинга быел 95 яшь тула

Арабызда Бөек Ватан сугышының кырыс елларын кичерүчеләр көннән-көн кими. Һәм аларның һәр сүзе безнең өчен алтынга бәрабәр. Сугышка кадәр тормышы һәм дәһшәтле сугыш еллары турындагы хатирәләрен Әсгать Шәмсуллин барлый.
Ул 1925 елда Туймазы районы Өязетамак авылында туа. Соңрак Шәмсуллиннар гаиләсе Түбәнкүл янындагы Чарлак авылына күченә. Бәләкәй генә малай Туймазы станциясенең 1нче мәктәбенә укырга йөри. Алты сыйныф тәмамлагач, колхоз фермасында эшли.
– Заманалар авыр иде, гаиләдә миннән башка өч энем һәм сеңлем үсте, – дип хәтерли ул. – Мәктәп өйдән ун километр еракта урнашкан. Шуңа күрә гаиләбездә киңәшләштек тә, мин әти-әнигә ярдәм итәргә булдым. Шулай итеп. 12 яшьтән ярдәмче эшче, аннары мал караучы булып эшли башладым.
1941 елда әтисе фронтка китә. Әсгать гаиләдә иң өлкәне булып кала. 16 яшьлек үсмерне бригадир итеп тәгаенлиләр. Аның эш көне иртәнге биштә башлана, төнлә генә тәмамлана.
– Әтинең кара кәгазе килгән көнне беркайчан онытмыйм, – дип хәтерли Әсгать Әхмәдулла улы. – Бригадир буларак, районнан почтаны мин алып кайта идем. Беркөнне безгә дә хат килде. Мин латин хәрефләре белән язылган хатны укый алмадым. Аны хисапчыга бирдем, үзем эш буенча киттем. Авылга кайтсам, барысы да елый. Әтием Курск янында һәлак булган. Шушы каһәрле кәгазьне алып кайтканыма бик нык үкендем.
1944 ел ахырында Шәмсуллинны фронтка алалар. Ырымбур өлкәсендә урнашкан запастагы 19нчы гвардия дивизиясенең атучылар полкында ул ярты ел дәвамында танкка каршы коралдан атарга өйрәнә. Шунда ук Германиянең капитуляциясе турында ишетә. Әмма сугыш бетәргә ерак була әле – Әсгать Әхмәдулла улының полкын Монголия чигенә җибәрәләр, аннары – Кытайга. Японнарга каршы көрәштә катнаша, сугыш беткәч, янә алты ел Ватаныбыз чикләрен саклый. “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
1951 елда Шәмсуллин өенә кайта. Бәләбәйдә механизация училищесын тәмамлый, тракторчы була. Туймазыда медицина пыяласы заводын төзүдә катнаша, 1958 елда ул сафка кертелгәч, шунда слесарь-монтажчы, аннары пыяла кайнатучы булып эшли.
– Шактый соң өйләндем мин, 32 яшь иде, – дип хәтерли ул. – Хатыным Суфия гомере буе нефть чыгару операторы булып эшләде. Ике ул үстердек. Кызганыч, хәзер хатыным да, балаларым да юк. Әмма мин ялгыз түгел – ике оныгым һәм аларның биш баласы бар. Алар хәлемне белеп тора, өй эшләрендә ярдәмләшә, казанышлары белән куандыра.
Әсгать Әхмәдулла улы һәркөнне паркка йөрергә чыга. Озак яшәү сере сәламәт тормыш рәвеше алып баруда һәм даими күңел көрлегендә дип исәпли.
Читайте нас