Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Ясно
Җәмгыять
16 Апреля 2020, 09:00

Байлардан да, фрицлардан да курыкмаган

Егерме яшендә Кашапов – колхоз рәисе, утыздан соң Кызыл Йолдыз ордены кавалеры була

Һәр авылның абруйлы, үзенә күрә халык судьясы, фикеренә һәркем колак салган кешесе була. Ул бәхәсле очракларны тыңлап, тынычландырып, мәсьәләне хәл итү юлын табарга ярдәмләшә. Әгертамак авылында да була андый кеше. Үз гомерендә күмәкләштерүне, кырыс сугыш елларын, сугыштан соңгы авыр чорны кичергән Латыйп Кашапов бу.
Латыйп Хәбиб улы 1910 елда Атнагул волосте Әгертамак авылында крестьян гаиләсендә туган. Революциядән соң беренчеләрдән булып комсомол оешмасына керә. Күмәкләштерү башланып, “Баш-агир” колхозы оештырылгач, аны, егерме яшьлек егетне, колхоз рәисе итеп сайлыйлар.
Катлаулы еллар була бу. Халыкка колхозга керүнең мөһимлеген һәм кирәклеген аңлату таләп ителә. Әмма урындагы байлар халык арасында коткы тарата. Нәтиҗәдә күмәк хуҗалыкта баштагы мәлдә бары тик 30 крестьян исәпләнә. Әмма беренче чәчүне уңышлы үткәрәләр, соңыннан мул уңыш алалар. Аларга карап, авылның башка кешеләре дә колхозга керә.
Кашапов 1936 елга кадәр колхозны җитәкли, аннары Туймазы авыл кулланучылар җәмгыятенә күчә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Латыйп хәрби комиссариатка беренчеләрдән булып китә. 1941 елның 15 июлендә фронтта була инде ул. 47нче армия исәбендә сержант дәрәҗәсендә сугыша. Юл-комендат взводының командир ярдәмчесе буларак, Брянскидан Берлинга кадәр сугыш юлы үтә.
Сержант Кашапов җитәкчелегендәге солдатлар командованиенең чираттагы боерыгын үтәгән чакта Варшавадан ерак түгел дошманның тоташ уты астында елганы салда кичеп чыгып, яр буенда урнаша һәм берничә көн дәвамында оборона тота. Хәрби бурычны яхшы үтәгән өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Шнайдемюль, Альтдамм, Варшава шәһәрләрен азат иткән өчен Югары Главнокомандующийның Рәхмәт хатына лаек була.
Әмма сугыш хатирәләрен яңартучы – бүләкләр генә түгел. 1945 елның апрелендә Германия башкаласында яралана ул. Бу яра аны гомере буе бимазалый.
Кашапов 1946 елда өченче төркем инвалиды булып демо-билизацияләнә. Сугыштан соң авылда ир-атлар җитми, шуңа күрә, дәваланып-тернәкләнеп тормыйча, эшкә чыга. Аны ревизия комиссиясе рәисе, соңыннан колхоз рәисе урынбасары итеп тәгаенлиләр. Алтмышынчы елларда Латыйп Хәбиб улын
“1 Май” колхозының комплекслы бригада бригадиры итеп куялар. Кул астындагы хезмәткәрләр белән көне-төне кырда эшли, республика планын арттырып үти. Аның җитәкчелегендә хуҗалык районда гына түгел, рес-публикада да алдынгы булып таныла.
Латыйп Хәбиб улы 1986 елның декабрендә вафат була. Әмма аның балалары, 13 оныгы, 22 онык баласы әтиләрен, дәү әтиләрен горурланып искә ала.
Читайте нас