Карат авыл советының Яхшай авылында булырга туры килсә, сез моны беркайчан да онытмаячаксыз. Монда табигать шулкадәр гүзәл, менә-менә үзеңнең шигъри юллар белән сөйләшә башлавыңны көт тә тор. Әнисә Әхмәтгәрәева биредә озак еллар яши, шуңа күрә... шигырь телендә сөйли.
Әнисә Гатуф кызының ике мавыгуы бар – шигърият һәм чәчәкләр. Аның бүлмә гөлләренә мөкиббән икәнен авылда яхшы беләләр, әмма шигырь язганын белүчеләр сирәк. Иҗат җимешләре шактый гына, югыйсә – йөзләп шигыре бар аның!
– Мәктәп елларыннан ук Пушкинны яраттым, башкорт шагыйре һәм драматургы Әнгам Атнабаев әсәрләрен су кебек эчтем, – ди пенсиядәге ханым. – Октябрьский шәһәре водоканалында оператор булып эшләгәндә дә танылган шагыйрьләр иҗаты белән танышуымны дәвам иттем. Беренче шигырьләремне пенсиягә чыккач кына яздым. Туган татар телендә язам: табигать, балачак, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт турында.
Рифма уйлап җәфа-ланмыйм. Утырып язарга кирәген күңелем белән сизәм. Кич урамга чыгасың, йолдызлы күккә карыйсың. Өйгә керәсең, кәгазь битенә үзеннән-үзе шигырь юллары тезелә.
Җәй көне иртәдән кичкә кадәр урманда йөрим, дару үләннәре, җиләк, гөмбә җыям. Өйгә чиләк тутырып җиләк, гөмбә алып кайтам. Әмма аларны эшкәртү урынына, кулыма каләм белән кәгазь алам – илһам югалганчы, шигырьне теркәп куярга ашыгам. Аннары кайнатма әзерлим, гөмбә тозлыйм.
Әнисә Гатуф кызының тормышка мөкиббәнлегенә көнләшерлек: һәркөнне шатлык өчен сәбәп таба ул. Бөтенләй әһәмияте булмаган вакыйганы да шигырь юлларына сала. Шигырьләрен өмет төймәләре дип атый ул.
Пенсиядәге ханым эшләрен куен дәфтәре-көндәлекләрдә саклый – анда аның бөтен тормышы, кайгы-шатлыклары, күңел сандыгындагы серләр чагыла.
Тормыш учагым
Яшәп ятам гомер көзләремдә,
Сүндермичә тормыш учагын.
Язмышыма үпкә сакламыймын,
Ачмаса да җылы кочагын.
Ялкын өстәп торам учагыма,
Сүнеп куймасын дип бөтенләй.
Дөрләп киткән чагы булгалый да,
Пыскып яна кайчак, төтенләп.
Шатлык-сөенечләр очкыныннан
Дөрләп китә учак “гөлт” итеп.
Кайгы-борчуларым, чи утындай,
Чыгарып кына ята гел төтен.
Ачы төтен күзләремә тулып,
Яшьләр булып ага шул чакны.
Яшәү көче очкыннарын сибеп,
Сүндермичә тота учакны.