Сөенечле хәбәрне Татарстанның халык артисты, театр җитәкчесе Гамил Әсхәдулла җиткерщ. «Сәлам, дуслар! Көн саен колакны ярып, куркыныч хәбәрләр килеп торган көннәрдә, бер җылы хәбәр килеп иреште. Театрыбызның кырык еллык юбилее хөрмәтенә, сезнең яраткан артистларыгыз Рөстәм Хәсәнов hәм Илгиз Гыйлфановка «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелу турында хәбәр килде! Безнең театрга зур өлеш керткән, 12 ел яраткан хезмәтләренә тугры калып, бик күп кызык рольләр уйнаган егетләр бу исемгә лаеклы дип санаган җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә! Киләчәктә дә алар сезне кызык рольлләре белән сөендерерләр, хөрмәтле тамашачылар!», — ди ул. Әйткәндәй, Рөстәм Хәсәнов – якташыбыз, Чакмагыш егете. Аңа иҗади уңышлар телибез!