Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Ясно
Җәмгыять
9 Апреля 2020, 09:35

Программачы “бенч”та

Узган гасыр азагында һәр зур заманча предприятиедә аңа кадәр билгеле булмаган бәләкәй экранлы гаять зур тартмалар – ЭВМ барлыкка килде.

Узган гасыр азагында һәр зур заманча предприятиедә аңа кадәр билгеле булмаган бәләкәй экранлы гаять зур тартмалар – ЭВМ барлыкка килде. Алар белән бергә компанияләргә элек беркайчан да штатта булмаган эшчәннәр килде. Яңа хезмәткәрләр яшь булса да, калганнар аларга хөрмәт белән, хәтта сокланып карады. Чөнки алар компьютерларда үзләрен судагы балык кебек хис итә иде, һәм һөнәрләре кебек үк серле исем – система администраторлары дип аталды. Яисә бераздан аларны халык компьютерчылар дип йөртә башлады.
Күп нәрсә үзгәрде хәзер. Компьютерлар гаять куәтле һәм тизлекле, алар күп бурычларны үтәргә сәләтле. Әмма элеккечә, акыллы машиналар көйсезләнсә, без сисадминнарга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез.
“Туймазыхиммаш”та шундый белгечләрнең берсе – мәгълүмат технологияләренә идарә һәм системалы җитәкчелек инженер-электрончысы Марат Садыйков.
Марат предприятиегә 2012 елның язында, Туймазы юридик колледжының гамәли информатика бүлекчәсен тәмамлагач килә. Егет озакламый коллективка ияләшә, компьютердагы төрле көйсезлекләрне тиз арада хәл итә башлый.
Эше җитәрлек аның. Сисадмин карамагында аз да түгел, күп тә түгел – кимендә 300 компьютер һәм 100ләп электрон офис техникасы. Ул тоташ заводны хезмәтләндерә, аны эше компьютер белән бәйле барлык хезмәткәрләр яхшы белә.
Зур предприятиедә оештыру техникасы еш ватыла – я “тимер” сафтан чыга, я программа туктап кала. Принтер белән ксерокс да көйсезләнә әле. Әмма Марат аларның көен тиз таба. Ул гынамы әле, компьютерчының осталыгы елдан-ел арта. Бүген ул мониторлар ремонтлау ише катлаулы эш белән дә шөгыльләнә. Белемен арттыру һәм квалификациясен күтәрү өчен УДАТУга укырга кергән һәм “Гамәли информатика” факультетын уңышлы тәмамлаган.
– Заводта сигезенче ел эшлим, шушы дәвердә күп нәрсәгә өйрәндем, – ди инженер-электрончы. – Көн саен төрле мәсьәлә белән очрашырга туры килә – эшем шул ягы белән ошый миңа. Техника бурычны үзе куя. Әлбәттә, хәзер күп нәрсә беләм, әмма камиллекнең юктыр чикләре. Ел саен мәгълүмат өлкәсендә яңалык барлыкка килә, заманадан артта калмаска тырышабыз. Бер урында таптану күңелсез дә. Максатым – программалаштыру күнекмәләрен яхшырту, шуңа күрә буш вакытымны шушы өлкәне үзләштерүгә багышлыйм. Интернет буенча өйрәнәм – Ютубта роликлар карыйм, аннары үзем күнегәм. Программалау – бик кызыклы фән. Бу тармак белгечләренең хәтта үзләренә хас һөнәр сленгы бар. Менә әле коронавирус нәтиҗәсендә мин “бенч”та, ягъни әлеге мәлдә бернәрсә белән дә шөгыльләнмим, – дип елмая Марат.
Әмма күпләр уйлаганча система администраторы көннәр һәм төннәр буе монитор алдында утырмый. Ул волейбол белән мавыга, пинг-понг уйный, кыш көне тимераяк һәм чаңгыда шуарга ярата. Дуслары күп.
Шундый заманча һәм кирәкле һөнәр иясе гади кеше бәхете турында да онытмый. Марат әлегә өйләнмәгән, әмма гаилә кору турында җитди уйлана. Хыялы да бар аның – үз йортын төзү һәм балалар үстерү. Бу хыяллар мотлак тормышка ашар дип ышанабыз.
Читайте нас