Элекке авиаторга «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медален тапшыргач, ветеранның йөзе яктырды.
– Мине 18 яшемдә армиягә алдылар. Украинага кече авиабелгечләр мәктәбенә җибәрделәр, анда мин техник, җиһазчы, атучы-радист белгечлекләрен үзләштердем. Шуннан 1944 елда Керчь авиация бомбага тоту полкына эләктем, – диде ветеран. – Польшада берничә һава алышында катнаштым. Әмма безнең төп эш җирдә иде. Мин самолётларны хезмәтләндердем, барлык җиһазларны һәм радиостанцияләрне җентекле тикшердем.
Германия капитуляция-ләнгәннән соң бервакыт безгә кыю генерал һәм ике полковник килеп керде. Генерал бар җиһазны игътибар белән тикшерде, ничек яшәвебез турында сораштырды һәм:
– Җиңү парадында катнашачаксыз... Су бирмәссезме миңа? – диде.
Без аңа су чүлмәген һәм чылбырдагы кружканы күрсәттек. Ул аны тартып карады да: һәм: “Нык беркеткәнсез, афәрин”, – дип көлде. Мин соңыннан гына аның генералиссимус улы Василий Сталин булуын белдем.
Тиздән безнең полкка яңа бомбага тотучы очкычлар килде, һәм без аларда оча-күнегә башладык. Нәтиҗәдә мин җиде ел рәттән Җиңү парадында катнаштым. Һәм һәрвакыт Кызыл мәйдан өстеннән очканда дулкынлана идем. Без дошманны җиңүгә чын күңелдән ышандык. Һәм җиңдек!
1951 елда Гыйрфанов хәрби хезмәттән кайта, сә-нәгатьтә суыту җиһазларын хезмәтләндерү белгече курсларын тәмамлый. Белемле белгечне тиздән район эшчеләр тәэминаты бүлеге начальнигы итеп тәгаенлиләр. Инде мәрхүм тормыш иптәше Вәсилә Миргасыйм кызы белән биш бала үстергәннәр.
Безне озатканда Хатип Латыйп улы шатлыгын уртак-лашты:
– Медицина комиссиясен үттем һәм миңа машинага идарә итү таныклыгы вакытын озайттылар. Әкрен генә йөрергә яратам.