Зөлфия Әүтәхетдин кызының медицина тармагында эш стажы 37 ел. Кайчандыр әнисе алты баласаның берсе булса да медик һөнәрен сайласын дип хыялланган. Аның хыялын Зөлфия тормышка ашырган.
– Кешеләргә тормышка тешең-тырнагың белән ябышырга ярдәм итү – минем тәгаенләнеш шул булып чыкты, – ди ханым.
Медицина училищесын тәмамлаган Фроликова биш ел кабул итү бүлекчәсендә эшли. 1988 елда Туймазы үзәк район хастаханәсендә реанимация бүлекчәсе ачылгач, аңа шунда күчәргә тәкъдим итәләр.
Аның кулына операция, инфаркт һәм инсульт кичергән, юл-транспорт казасына эләккән пациентлар килеп эләгә. Ул дәвалаучы табиб билгеләгән процедураларны ясый, тәүлек әйләнәсенә аларның хәлен күздә тота – кан басымын, температурасын үлчи, канның кислород белән туендырылуын, йөрәк тибешен күзәтә. Пациенттагы үзгәрешләрне беренче булып нәкъ шәфкать туташы күрә һәм алар турында дәвалаучы табибка хәбәр итә.
– Авыруны китергәндә кайчак табиб вакытлыча урынында булмый – ул я операциядә, я башка авыруны кабул итә. Андый очракта шәфкать туташының бурычы: кешенең хәлен бәяләү, табибның нинди тергезү чаралары кулланачагын чамалау һәм аның өчен барлык кирәкле җиһазларны әзерләү, – ди Фроликова. – Еш кына шулай да була. Таң ата. Мин эшне төгәллим, китәргә җыенам, шкафтан алмаш киемемне алам. Яңа смена кизүне кабул итеп ала. Шулчак коридорда медицина хезмәткәрләренең ыгы-зыгысын ишетәм. Реанимациядәге кешенең хәле начарайган, күрәсең. Төне буе шуның янында булып, ничек өйгә кайтып китәсең инде?
Эпидемия чорында эш катлаулану куркытмый аны: бүлекчәгә китергәндә нинди чир белән авырганы билгесез кешеләр белән эшләргә күнеккән. Аңында булмаган авырулар үзләре турында бер сүз дә әйтә алмый. Ушында булганнары да үзләренең ВИЧ яисә гепатитлы икәнен сөйләргә ашыкмый. Шуңа күрә хезмәткәрләр пациентлар белән эш иткәндә кулдан килгәнчә саклык чаралары күрә.
– Авыр чирлеләргә карашым төрлечә – мин хатын-кыз бит, өч бала анасы. Әмма бу кызгану түгел, чөнки кызгансаң, харап буласың. Үрсәләнеп, хис-тойгыларга вакыт әрәм итәргә кирәкми. Авыруларны без генә коткара алачагабызга ышану булырга тиеш, – ди ул.
Гүзәл затка рухи көчне йога белән мавыгу, өч улы бирә. Яз көне янә бер шөгыль өстәлә – бакча биләмәсендә эшләү. Анда көзгә кадәр бар буш вакытын үткәрә ул.
– Эшем түземлеккә, тормышны яратырга өйрәтте. Авыр чаклар да була, әмма бирешергә ярамый!