– Мавыктыргыч эш, кешеләргә кирәк, булдырачаксың, – дип үгет-нәсихәт бирә әнисе кызына.
Симонованың инфекция бүлекчәсендә дүрт дистә еллап эшләвеннән чыгып фикер йөрткәндә (Туймазы медицина училищесын тәмамлаган мәлдән алып), ул чыннан да булдырган.
– Антисептиклар һәм сабын тормышта һәрчак кул астында булды. Шулай ук теләсә кайсы вакытта штаттан тыш вакыйгалар тууга әзерлек тә. Хәзер өстәмә рәвештә махсус костюм белән тәэмин ителдек, – дип җавап бирә Наталья Евгеньевна, коронавирус нәтиҗәсендә эшегездә нәрсә үзгәрде дигән сорауга.
“Туймазы хәбәрләре” хәбәр итүенчә, үзәк район хастаханәсендә коронавирус инфекциясе расланган авырулар ачыклану очрагына госпиталь җиһазланды. Бу хәл була калса, инфекция бүлекчәсе шәфкать туташы беренче сафта булачак. Әлегә исә муниципалитетта тыныч вакытта, ул киңәш бирә:
– Әгәр һәркем гигиена таләпләрен үтәп, үзен һәм якыннарын күздә тотса, инфекция таралуга юл куелмаячак. Шуңа күрә тапкырлау таблицасы кебек истә калдыру зарур: кулларны мөмкин кадәр ешрак сабынлап юарга, урамнан кергән өс киемен ераккарак эләргә, ихтыяҗ юк икән, гаилә әгъзалары булмаган кешеләр белән аралашырга тырышмаска. Кызганычка, дистә еллар дәвамында шактый имин эпидемиология шартлары күпчелек халыкны уяулыгын җуярга мәҗбүр итте, алар гади гигиена кагыйдәләрен онытты. Гадәттә туймазылылар нәкъ шул сәбәп нәтиҗәсендә безнең бүлекчәгә эләгә.
Әле ике инфекция бүлекчәсендә икешәр дежур һәм процедура шәфкать туташы эшли. Еш кына бирегә имчәк балалар, ясле яшендәге сабыйлар эләгә, бәләкәчләр нәрсәсе авыртуын аңлата алмый чөнки. Әмма аларның авыртынуын җиңеләйтергә кирәк. Авырулар Натальяны игътибарлылыгы, хәбәрдарлыгы, беренче тапкырдан ук бәләкәй балаларның нәзек кан тамырына энә кертә алуы һәм дулкынланган әнине тынычландыра белүе өчен ихтирам итә.
– Кешеләр урманда яки бакча биләмәсендә гигиена кагыйдәләрен үтәмичә төшке аш ашау яки кулдан сатып алынган сөт ризыкларының хастаханәгә китерүенә ышанмый, – дип сөйли шәфкать туташы. – Алар югалып, каушап кала, бөтен ачуын бездә чыгарганнары да була. Минемчә, нинди генә хәл булмасын, кешелек сыйфатларын җуярга ярамый. Сабырлыгымны туплап, авыруга тизрәк савыгып аякка басарга ярдәм итүдән башка чарам юк минем.
Һөнәреннән күңелен кайтармаска үзара ярдәм, җылы, дустанә мөнәсәбәтләр хакимлек иткән тату коллектив булыша. Яшьләргә ярдәм кулу сузу йолаларыннан тайпылмыйча, Симонова яңа эшкә килүчеләргә һөнәр нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итә.
– Үзем дә яшьләрдән күп нәрсәгә өйрәнәм,– ди Наталья Евгеньевна. – Безнең тармакта даими рәвештә камиллеккә омтылырга кирәк. Биредә күпме эшлим – шулкадәр ук яңалык өйрәнәм.