Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
6 Апреля 2020, 07:40

Тыйнак вә җыйнак туй

Бу көннәрдә илебездә зурлап туйлар, юбилей тантаналары, башка гаилә вакыйгаларын үткәрү тыелды.

Бу көннәрдә илебездә зурлап туйлар, юбилей тантаналары, башка гаилә вакыйгаларын үткәрү тыелды. Апрель аенда никахларын теркәргә гариза бирүчеләрнең былтыргыга караганда 1,5 тапкыр азрак булуы һич гаҗәп түгел – 49 урынына 26 гына. Әмма яшь парлар ЗАГСка гариза тапшырган булса һәм никах тантанасын чигерергә теләмәсә, нишләргә? Мәсәлән, кәләш йөкле, ди.
Туймазы ЗАГСында безгә бу очракта яшьләрнең никахын теркәячәкләрен хәбәр иттеләр, тик тантаналы шартларда түгел, туган-тумачасыз, вальс һәм озын-озак нотык-лардан башка гына. Барысы да тыйнак һәм тиз булачак.
Гомумән, ЗАГС хезмәт-кәрләре туйларны 1 июньнән соң гына билгеләргә киңәш итә.
Фото: yandex.ru
Читайте нас