Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Облачно
Җәмгыять
6 Апреля 2020, 11:00

Карантинда утырып, билләр юанаймасын дисәгез...

Туймазылылар инструктор Яна Шуберт ярдәмендә өйдә күнегә

Районда спорт түгәрәкләре һәм секцияләр эшчәнлеге 25 мартта ук туктатылды. Өч көннән соң исә туймазылылар бер атналык ялга китте. Кайбер тренерлар якташларына буй-сынны сакларга ярдәм итү өчен җәмәгать челтәрләрендә онлайн күнегүләр оештырып җибәрде. Шулар исәбендә фитнес-инструктор Яна Шуберт та бар.
Яна – гаять зур тәҗрибәгә ия спортчы. Яшь чагында танылган тренер Сергей Суханов җитәкчелегендә җиңел атлелика белән шөгыльләнгән. Алты ел элек үзе дә төрле фитнес-программалар – пилатес, степ, функцияле тренинг, стретчинг буенча туймазылыларны күнектерә башлаган. Аның иң өлкән “шәкертенә” 65 яшь.
– Спорт белән шөгыльләнү – сәламәтлекне ныгыту һәм хис-тойгыларны җайга салу өчен үзенчәлекле чараларның берсе, – ди Яна Игоревна. – Үз яшеңә, физик халәтеңә карап һәм холык үзенчәлегеннән чыгып, спорт төрен сайлау исә башка эш. Бу күнегүләр сезнең өчен мәҗбүри газапка түгел, тормышның бер өлешенә әверелүнең мөһим шарты ул.
Яна үзе карантин вакытында да даими шөгыльләнә. 28 төркемдә күнегүләр үткәрү исә билгесез вакыткача туктатылган. Әмма Яна бу хәлдән чыгу юлын тапкан: туймазылыларны онлайн күнектерә. Теләге булганнар өчен аның “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә видео урнаштырылган.
Безнең үтенеч буенча ул төп алты күнегүне ясап күрсәтте, без аларны видеога төшереп, «Туймазы хәбәрләре» гәзите сәхифәсендә һәм «ВКонтакте» җәмәгать челтәрендә урнаштырдык.
– Күнегүләр мотлак рәвештә көч күнекмәләреннән торырга тиеш, – ди Яна. – Әгәр өйдә гантель булмаса, сулы пластик шешәләр кулланырга була. Аларның сыйдырышлылыгын күтәрә алуыгызга карап сайлагыз.
Нәтиҗәне көчәйтү өчен сикереп чүгәләү һәм иелүне өстәгез.
Өйдә күнегү өчен стрет-чинг – тәнне яздыру да бик кулай. Ул буыннар йөрешен яхшырта һәм мускуллар сыгылмалылыгын арттыра. Бу күнегүләр бар кешегә дә бара. Аеруча озак вакыт компьютер артында утыручылар өчен.
Туймазылыларның 80ләп проценты үз-үзен изоляцияләү шартларында утыруын исәпкә алсак, Янаның киңәшләре байтак кешегә файда китерәчәк
Читайте нас