Туймазы хәбәрләре
+25 °С
Ясно
Җәмгыять
6 Апреля 2020, 09:00

Калыргамы, китәргәме?

Кәсепчеләр катлаулы шартларда ничек эшләүләре турында бәян итте

Коронавирус таралу сәбәпле, вак кәсеп байтак мәшәкать һәм чикләүләргә дучар булды. Без эшкуарлардан катлаулы шартларда ничек эшләвен сораштык.
Илһам САНИЕВ, “Злак” крестьян-фермер хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе:
– Туймазы, Октябрьский, Бәләбәй һәм Шаранда урнашкан 24 фирма кибете дә эшен дәвам итә. Аларны продукция белән безнең икмәкханә тәэмин итә. Безнең сәнәгать туктап тормый, тәүлек әйләнәсенә эшли. Хезмәткәрләр кыскартылмады, җитештерелгән ризык күләме элеккечә калды. Тәэминатчылар онга бәяне арттырырга тырышуга карамастан, ассортимент та, бәяләр дә шул ук. Шөкер, чималны өстәмә сатып аласы юк, булганы эшне өзеклексез оештыру мөмкинлеге бирә. Бары тик контроль-үткәрү режимы гына үзгәрешләргә дучар булды. Предприятиедә кулларны эшкәртү өчен зарарсызландыру барьерлары, зарарсызландыручы келәмнәр урнаштырылды. Инфракызыл градусниклар ярдәмендә хезмәткәрләрнең температурасын үлчибез.
Марат Миңнеәхмәтов, үзенчәлекле жанр артис-ты, шамакай Клёпа буларак таныш:
– Барлык концертлар, шул исәптән республикадан тыш, чигерелде. Әлегә яңа чыгышларны шомарту белән шөгыльләнәм. Клиентларым, химаячыларым һәм, әлбәттә, балалар онытмасын өчен җәмәгать челтәрләрендә постлар калдырам.
Алексей Акуляшин, пиццерия хуҗасы:
– Икмәк һәм кондитер эшләнмәләре сату элекке күләмдә кала.
Гөлнара Петрова, чәчтараш-косметолог:
– Былтыр ачылдым, кәсепне үстерү өчен банктан кредит алмадым, акчаны танышлардан бурычка алып тордым. Бу яктан ашыгыч түлисе бурычларым юк. Соңгы вакытта клиентлар агымы 50 процентка кимеде, бу атнада бөтенләй өйдә утырам. Карантин чаралары нәтиҗәләреннән арыну өчен бинаны арендага биргән шәхси зат белән бинадан файдаланган өчен түләүне кичектерү турында сөйләшү алып барам.
Гелена Петрова, кибетләр челтәрләре хуҗасы:
– Зур банкларның берсе белән кәсеп-ипотекасы буенча килешүем бар. Күптән түгел төп бурычны рефинанслау яисә реструктуризацияләүне үтенеп, аның белгечләренә мөрәҗәгать иттем. Чөнки килешү буенча бөтен процентларны түләдем. Әмма финансчылар ризалашмады. Хәзер үсә барган бурычымны каплау өчен башка банкта кулланучылар кредиты рәсмиләштерергә җыенам. Әмма “минем” банкта миңа килешүдә күрсәтелгәнчә, бурычны алдан каплаган өчен штраф пенялары исәпләячәкләре турында хәбәр иттеләр. Илебез Хөкүмәте, салымнар һәм мәҗбүри җәмәгать иганәләрен түләүне кичектерүдән тыш, банк түләүләре буенча да ташламаларны раслар дип ышанам.
Олег Борисов, пиарчы:
– Безнең клиентлар – мөстәкыйль һәм хокукый затлар. Без элек тә читтән торып эшли идек, шуңа күрә эш шартлары бик үзгәрмәде. Әле заказлар 70 процентка кимеде. Белгечләрне югалт-мас өчен аларга шундый шарт куйдым: хезмәт хакы азрак булачак, әмма эш көннәре исәбе кыскармаячак. Бәхеткә, коллектив мине хуплады.
Илнур Хөснетдинов, “Мак-Дак” ашыгыч тук-лану үзәкләре челтәре җитәкчесе:
– Элеккечә бездә эшнең төп өлеше – заказ буенче клиентларга фастфуд илтү. Аларның саны бераз кимеде.
Илнар Гыймаев, шәхси эшкуар:
– Былтыр муници-палитетның вак кәсеп субъектларына ярдәм бәйгесе кысаларында 177 мең сум субсидия алдым. Бу акчага мебель ясау өчен җиһаз һәм эш кораллары сатып алдым.
Аннары эшчәнлекнең яңа төрен өстәдем – өч кешедән бригада тупладым һәм фатир, йортлар бизәкләүгә керештем. Әлегә без 6 апрельгә кадәр карантинда. Инвестор таптым, аның белән балалар мәйданчыклары кору белән шөгыльләнәчәкбез. Барысы да яхшы булыр дигән өметтә калам.
Гүзәл Шәрифуллина, “Фазенда” кибете менеджеры:
– Рассада, орлык сату белән шөгыльләнәм, шуңа күрә моныңчы клиентлар агымы кимемәде, кешеләр чәчү чорына әзерләнде. Хәзер карантин озайтылды. Республика хакимияте үз-үзеңне изоляцияләү режимын майга кадәр озайтмас дип ышанам, югыйсә бакчачылар яшелчәсез калачак.
Гөлназ Шакирова, “Япрык” крестьян-фермер хуҗалыгы:
– Кошны беренче ел гына үстермибез, ит һәм бер тәүлеклек чебешләр сатабыз. Әле без яңа ферма төзибез, кредит йөкләнеше зур. Республикада кредит түләүләре буенча ташламалар кертелер дип ышанам.
Фото: sm-news.ru
Читайте нас