Балык тоту, күрүебезчә, мавыгу яки вакытны нәтиҗәле үткәрү генә түгел, начар гадәт тә икән әле. Кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген хәвефкә дучар иткән һәвәслек тә.
– Яз башы – безнең өчен иң катлаулы чор, – ди төбәк коткару-эзләү отряды җитәкчесе Эдуард Шәгалиев. – Кышка караганда, кешене иртә язда коткару күпкә катлаулы. Юка боз уала, төшеп китсәң, чыгу бик авыр. Суда 20 минуттан артык тору нәтиҗәсендә сәламәтлеккә зур зыян килә, һәлак булуың да ихтимал.
Ел саен көннәр җылыну белән сулыклар буйлап рейдка чыгабыз, балыкчыларны акылга утыртырга тырышабыз: әңгәмә үткәрәбез, хәвефсезлек һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләре телефоннары язылган искәрмәләр таратабыз. Дөрес, байтак еллар эшләү дәверендә безнең әңгәмәдән соң кармакларын җыеп, кайтып киткән бер генә балыкчыны да хәтерләмим. Аның каравы, кителгән бозда калган балыкчыларны байтак коткарырга туры килде.
Үткән ялларда без чираттагы тапкыр Кандракүлгә юл тоттык. Эш атнасы булмагач, русиялеләр өйдә генә утырыр, күл өстендә кеше аз булыр дигән ышанычта идек. Ялгышканбыз – балык тотучылар 300ләп булып чыкты!