Туймазы хәбәрләре
+32 °С
Ачык
Җәмгыять
30 март 2020, 09:25

Тәмле әкият

Күптән түгел шәһәрдә узган гамәли-бизәү иҗаты күргәзмәләренең берсендә 3D форматындагы күләмле картинага игътибар иттем.

Күптән түгел шәһәрдә узган гамәли-бизәү иҗаты күргәзмәләренең берсендә 3D форматындагы күләмле картинага игътибар иттем. Бик озак аның нәрсәдән ясалуын чамаларга тырыштым. Баксаң, макароннан икән. Мөгезчекләр, кабырчыклар, урамалар – төрле зурлыктагы һәм рәвештәге өлешләр иҗат эше авторы Зөлфия Колесовага теләсә кайсы хыялын чынга ашыру мөмкинлеге бирә.
Ул ун еллап инде Иске Кандра авылында күмәк-мәдәни ял оештыру менеджеры булып эшли, 30 елдан артык Кандраның “Дуслар” халык ансамбле әгъзасы. Бии, җырлый, тегә, бәйли, тасма белән чигә. Берничә ел элек исә макароннан картиналар иҗат итә башлаган.
– Барысы да очраклы рәвештә башланып китте, – дип сөйли ул. – 2016 елда авыл клублары арасында кул эшләре бәйгесе игълан ителде. Берәр үзенчәлекле нәрсә ясыйсы килде. Кызым янына Казанга баргач, макароннан эшләнмәләр ясау буенча осталык дәресендә булуым искә төште. Тәвәккәлләргә булдым. Берничә кап төрле макарон сатып алдым һәм иҗат эшенә чумдым. Кызык, әмма мин шундук шактый матур картина ясап куялдым. Шәһәр күргәзмәсендә аны яхшылар исәбендә телгә алдылар.
Оста куллы ханым моның белән генә чикләнмәскә карар итә. Ул гел эзләнү өстендә, макарон эшләнмәләренең төрле рәвештә һәм зурлыкта булуы һәрвакыт нинди дә булса яңалык уйлап табу мөмкинлеге бирә. Аның сүзләренә караганда, бу катлаулы шөгыль түгел: иң мөһиме рәвешен күзалларга һәм өлешләрне беркетергә.
– Башта пенопласт яки пенопленнан нигезен әзерлибез, – ди ул. – Аннары шуңа кәгазь ябыштырыла, картина күз күреме белән дүрт өлешкә бүленә һәм иҗат эшенә керешергә була. Рәсемне бер читтән башлыйсың, акрынлап уртага күчәсең. Макароннарны нигезгә кәгазь яки “Титан” җилеме белән беркетәсең. Аларның форма-рәвеше һәм зурлыгы терлерәк булган саен, композиция дә күләмлерәк килеп чыга. Аннары акварель яки акрил буяу белән буйыйсың.
Колесова мондый картиналар ясау чыгымлы булуын белдерә. Нигез өчен чимал, җилем, берничә кап макарон кирәк. Әмма нәтиҗәсе һичшиксез авторны һәм тирә-яктагыларны сөендерә.
– Бигрәк тә иремне, – дип елмая рәссам. – Ул миңа һәрчак ярдәм итә, башлаган эшемне хуплый. Күптән түгел уенчык пима басу буенча осталык дәресендә катнаштым. Яңа фикерләр туды. Аларын киләсе очрашуыбызда сөйләрмен.

Яраткан шөгыле булган туймазылылар коронавирустан курыкмый. Мәҗбүри карантинда вакытны кызык һәм нәтиҗәле итеп үткәрүнең анык үрнәге алар. Мавыгу-шөгылегез булса, безгә 5-13-05, 5-12-90 телефоннарына шалтыратыгыз.
Читайте нас