Ришат Төхвәтуллин, коронавирус булу сәбәпле, тамашачыларга онлайн-концерт бирде. «Без — бердәмлек белән зәхмәтне ерып чыга алырдай халык. Халкыбыз Бөек Ватан сугышы чорында да бирешмәгән, хәзер дә без бирешмәбез», — диде ул концертында.
Шундый ук форматтагы онлайн-концертны Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та күрсәтте. Ул әлеге концертларда башка җырчыларны да катнашырга өндәде.
«Дулкынлану хисе азрак, әмма шушы камералар артында күп тамашачы каравын сизәм, ләкин аларның җитмәвен тоям. Коронавирус — бик куркыныч хәл. Без өйдә тормасак, ышанмыйча, урамда йөри башласак, чирнең таралу мөмкинлеге зур. Шуңа күрә, мине тыңлаучыларга мөрәҗәгать итәм, өегездә утырыгыз, чыкмыйча торыгыз», — диде Ришат.
Фото җәмәгать челтәрләреннән.