Аның җыр кебек җырланган, туган ягына кайнар мәхәббәт хисләре белән сугарылган һәм, әлбәттә, сабыйлар өчен язылган шигырьләренә балачактан гашыйк идем. 2019ның көзендә бу гаҗәеп кешенең үзе белән очрашу бәхете елмайды безгә. Кызым белән Казанга, “Глаголица” әдәби бәйгесенә бардык. Ул анда жюри әгъзасы иде. Осталык дәресләрендә катнаша алмады. Каты авырган булган икән. Әмма бүләкләү тантанасына килде. Кызыма кулын кысып бүләк тапшырганда, горурланып: “Якташым. Туймазы кызы”, - диде. Очрашып, бер-ике кәлимә сүз алыштык. Озак сөйләшеп тора алмады...