Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Ясно
Җәмгыять
26 Марта 2020, 13:00

Искиткеч гүзәл төбәк

25 ел элек “Кандракүл” милли табигать паркы дәрәҗәсенә ия булган

Добавить в предпочтительные источники Google
“Башкортстан энҗесе”, “Европаның иң зур күлләренең берсе”, “Республиканың иң чис-та күле”... Кандракүлгә табигать ядкәре дәрәҗәсе 1965 елда бирелә. 1995 елның 18 гыйнварында БР Министрлар кабинеты “Кандракүл” дәүләт милли табигать паркы оештыру” турында карар кабул итә.
Тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр арасында күлнең килеп чыгышы турында бәхәс һаман дәвам итә. Бер гыйбарә буенча борынгы заманнарда биредә, Норатау башында, хан сарае төзелгән була. Чит кешеләр сарай турында җирле халыктан сорашканда: “Хан торган җир”, – дигән җавап ишетә. Фаразлар буенча, тора-бара бу сүзләр “Кандра” дигән сүзгә кадәр үзгәрә һәм бу күл исеме булып китә.
Икенче чыганак буенча, атама берничә сүздән тора дип баралар: “хан”, “тора” (борынгы төрки телдән ныгытма) һәм “күл” сүзләреннән. Ягъни, хан ныгытмасы күле.
Өченче фикер буенча, “Кандра” сүзе биредә электән үк яшәгән кандра-елан башкортлары ыруыннан килә (су кондызлары елгасыннан күчеп килгән еланлылар). Кемгә нинди гыйбарә ошый – үзегез сайлагыз. Әмма шунысы мәгълүм: күлнең көньяк ярындагы борынгы башкортларның ыру тамгалары бүген дә очрый.
1833 елда рус язучысы, аңлатмалы сүзлек төзүче Владимир Даль күлне болай дип тасвирлый: “Ачылыдан төньяк-көнбатышта, Чәрмәсән, Чокады яисә Нөгеш елгаларыннан 50 чакрым ераклыкта искиткеч Кандракүл җәйрәп ята. Көньяктан ул сирәк урман белән уратылган; көнбатышта – текә ярлар: шунда ук борын һәм утраучык бар, анда башкортлар үзләренең иң яхшы атларын көтә, чөнки монда алар өчен иркен, көтүче дә кирәкми; төньякта – комлы, түмгәкле, үлән баскан калкулык һәм аннан соң киртләч-киртләч булып дала китә; шунда ук ерганак сузылган һәм күлдән башлап, Нөгеш елгасына кадәр су ага. Кандракүл буенда өч авыл урнашкан, өчесе дә Кандра”.
Язучы һәм шагыйрь Сергей Аксаков күлне шундый ук сүзләр белән диярлек тасвирлый. Үзенең әсәрләрендә дала күле Кандракүл гүзәллегенә дан җырлаганда аның суларының чиста булуын ассызыклый.
Үткән елларда биредә үзгәреш булмаган – Кандракүл элеккечә ял итүчеләрне, күл һәм елга балыгын кармакларга яратучыларны җәлеп итә. Чын хыялыйларны исә тирә-яктагы тау күренешләре һәм күлдә йөзгән аккошлар битараф калдырмаячак. Кандракүл гүзәллеге моның белән генә чикләнми. Иң мөһиме – аны саклап калу. Бездән соң килгән буыннар да аны күреп, шушы күркәмлекне оныклары өчен саклап калган буынның тырышлыгына соклансын.
Читайте нас