– Олимпиада ике өлештән торды, – дип искә ала ул. – Башта һөнәргә кагылышлы медицина текстын инглиз теленнән русчага тәрҗемә иттек, авыруның туганнары белән аралашу осталыгын күрсәттек. Икенче өлештә миннән бәйләвеч-бияләй ясау, йөрәк-үпкә реанимациясе үткәрү таләп ителде.
Хәзер Алия олимпиада-ның Салехардта үтәчәк Бөтенрусия өлешендә рес-публика данын яклаячак.
– Җиңүгә ничек ирештемме? Мин колледжда дәрес калдырмадым. Укытучыларыбыз көчле, алар белемне тирәнтен һәм аңлаешлы итеп бирә, – дип җавап бирде ул.
Алия беренче курс-тан ук төркем старостасы. Курсташларының өлгерешен һәм тәртибен күз уңында тота. Буш вакытта колледж командасы өчен волейбол уйный. Спортка мөкиббәнлеге нәселдән килә – үзләрен медицинага багышланган игезәк сыңары Юлия һәм апасы Лилия дә волейбол белән мавыга. Лилия табиб-терапевт булырга җыена, Юлия Алия белән бер курста укый. Олимпиадага икесен бергә әзерләгәннәр – укытучылар фикеренә караганда, икесе дә җиңүгә дәгъва итәлгән. Әмма кызлар Алия чыгыш ясаячак дигән карарга килгән.