– Бөек Ватан сугышын хәтерләү бүген дә бик авыр, – ди 93 яшьлек Шәмсетдин Яушев дулкынланып. – Аның турында тыныч кына сөйләп буламы соң? Аннан да куркынычы юк. Яңа гына 17 яшь тулган егет өчен аеруча. Авиабомбалар һәм снарядлар шартлавы, яралыларның кычкыруы, үлүчеләрнең ыңгырашуы – болар дистә еллар үткәч тә онытылмый.
Фашистларны һәр метрдан кудык
1941 елның җәй башында җиденче сыйныфны тәмамладым. 21 июньдә чыгарылыш кичәсе булды, икенче көнне исә сугыш башлануын хәбәр иттеләр.
– Тиздән безнең Тукмак-Каранда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды, – дип искә ала Шәмсетдин Хөснетдин улы. – Без колхоз эшенә җигелдек – атлар ярдәмендә сөрдек, тырмаладык, чәчтек. Көз көне исә уңыш җыйдык һәм ашлык капчыкларын үз иңнәребездә элеваторга ташыдык.
44нең февралендә фронтка чакырылуны да шулай булырга тиеш дип кабул иттем. Миңа 17 яшь һәм өч ай иде.
Алкинда кыска хәрби әзерлек үткәч, Яушевны Украинаның Горловка шәһәренә озаталар. Биредә махсус тәгаен-ләнештәге 52нче атучылар дивизиясенең 320нче полкы оештырыла. Яшь солдатны аның исәбендә алгы сызыкка җибәрәләр. Ясско-Кишинёв операциясе хәтерендә уелып калуын билгели ул. Аның барышында Молдавия башкаласы Кишинёв, шулай Румыниянең Яссы, Фокшаны шәһәрләре азат ителә.
– Безнең биләмәдә кул сугышлары бик сирәк булды, – дип дәвам итә ветеран. – Немецлар, блиндаж һәм окопларда качып ятып, алардан качарга тырыша иде. Аның каравы, берничә көн буе орудие һәм миномётлардан безне утка тоталар, самолёттан бомба ташлыйлар. Җир бертуктаусыз селкенеп тора.
Бервакыт безнең полк солдатларына әсирләрне озатырга куштылар. Ярсыган генерал истә калган, ул нидер сөйли – без тәрҗемәчедән сүзнең нәрсә турында барганын аңлатуны үтендек. Баксаң, вермахт офицеры гомере буе озата барган уңышсызлыклардан зарлана икән: 1914 елда Беренче дөнья сугышы вакытында ул, немец полковнигы” рус солдатларына әсирлеккә төшкән. Җәза итеп аны Уфа шәһәрен төзергә җибәргәннәр. Хәзер исә ул янә әсирлеккә төшкән – ялгызы гына да түгел, офицер улы белән.
Сугыш минем өчен Румыниядә төгәлләнде. Безгә карата җылы мөнәсәбәттә булган төбәк халкы җиңүгә чын күңелдән сөенде. Сугышның соңгы айларында шундый хәл еш очрады: иңенә шәраб кувшины салган румын безне, рус солдатларын күреп, шәраб белән сыйлый башлый. Без баш тарта идек – чөнки моның өчен сугыш чоры законнары буенча җәза бирәләр.
Язмышына каршы бара
Сугыш тәмамлангач, Яушевның полкы әсир төшкән немецлар эшелонын Советлар Союзына озата бара. Аннары аларның җимерелгән Горловка, Сталино, Енакиево, Ворошиловград шәһәрләрен тергезгәнен күздә тота. Бераздан Башкортстаннан зирәк егетне хәрби училищега җибәрәләр. 1950 елда яшь офицер яңа хезмәт урынына, Ерак Көнчыгыш хәрби округына китә. Вагонда язмышы – яшь якташы Гамбәр белән таныша ул.
– Мин, Туймазы районыннан яшь рус теле укытучысы, шушы ук поездда Уфага мәктәп өчен күрсәтмә әсбаплар алырга бара идем, – дип сүзгә кушыла Гамбәр Фәрхетдин кызы. – Сөйләшеп киттек. Шаярыштык, көлештек һәм барып җиткәнебезне сизми дә калганбыз.
Шуннан соң илнең бер төбәгеннән икенчесенә хатлар агыла башлый: алар берничә елдан соң гына очраша.
– Мин дөньядагы иң салкын җирдә – Оймяконда хезмәт иттем. Беренче ялымны өч ел һәм өч айдан соң гына алдым, – дип әңгәмәгә кушыла Яушев. – Шундук Ярмунчага киттем һәм Гамбәргә тәкъдим ясадым. 1954 елның февралендә туй иттек.
11 ел хезмәт иткәннән соң Яушев гаилә хәле буенча Кораллы көчләрдән китә – әтисе тулысынча күрү сәләтен югалта, әнисен паралич суга. Читтән торып Бөтенсоюз юридик институтында укырга өлгергән запастагы офицерга судта эшләргә тәкъдим итәләр. Хокук сагында торуга 20 ел гомерен багышлый ул, 18 ел Туймазы һәм Дәүләкән судларына җитәкчелек итә.
– Ирем янына Туймазыга берничә айдан соң гына күченә алдым – мин җитәкләгән сыйныф чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә иде. Әле булса күз алдымда: ике бүлмәле фатирда мебельдән бер койка гына бар иде. Шәмсетдин үзенә ашарга тәрәзә төбендә пешергән, – дип хәтерли ветеранның хатыны.
Яушевлар бүген дә тыйнак кына җиһазланган ике бүлмәле фатирда яши. Икесенә бергә 183 яшь аларның. Әмма өлкән яшьтә булуга карамастан, алар укучылар белән очраша: фронт һәм Бөек Ватан сугышы елларында тыл тормышы турында сөйли, сорауларга җавап бирә, киңәшен кызганмый.
– Нәрсә киңәш итәбез? – мин биргән сорау аларны уйланырга мәҗбүр итте. – Спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга. Ачык форточкаларны күрәсезме? Безнең фатирда һәрвакыт ачык тора алар. Яшь буын тәнен һәм рухын ныгытырга тиеш. Чөнки чын гражданның төп тәгаенләнеше – Ватанны сак-ларга һәрвакыт әзер булу.