Узган шимбәдә Башкортстанның төрле төбәгеннән 12 яшькәчә кимендә 300 малай һәм кыз дзюдо буенча республика беренчелегендә катнашты. Бу аларның тормышында беренче рәсми ярыш. Һәм гаять җаваплы – анда бүләкле урын яулаучылар Башкортстан җыелма командасы исәбенә кертеләчәк һәм Кировта үтәчәк Федерациянең Идел буе беренчелегендә чыгыш ясаячак.
Дзюдочылар алышы берьюлы дүрт келәмдә үтте, шуңа карамастан, алар кичкә кадәр барды. Ярыш йомгаклары буенча 18 авырлык төркемендә бүләкләнүчеләр билгеләнде. Алар исәбендә туймазылылар да бар. Риана Солтанова – беренче, Ульяна Меховникова һәм Юлия Хаҗиева – икенче, Александр Гыйлемханов һәм РадмилаЗакирова өченче урын яулады.
10 яшьлек Риана Солтанова дүрт алышта да җиңде. Өстәвенә, икесен вакытыннан алда тәмамлады. Кыз дзюдо һәм самбо белән икенче ел гына шөгыльләнә. Спортның бу төренә аны абыйсы Румил җәлеп иткән. Элек йөзү һәм биюгә йөргән кыз көрәшнең күңеленә якынрак булуын белдерде. Әти-әнисе Риананың мавыгуын хуплый, кыз кеше үзен яклый белергә тиеш дип исәпли. Кыз спортта да, укуда да сынатмый. Туймазы 4нче мәктәбе дүртенче сыйныф укучысының көндәлегендә – гел “бишле”.
Тренеры Рөстәм Мөхәмәтдинов сүзләренә караганда, тәрбияләнүчесенең Федерациянең Идел буе округында уңыш яуларга бөтен мөмкинлеге бар. Ул хезмәт сөючән, җаваплы, чәмле һәм җиңүгә омтылышы зур.
– Соңгы ике-өч елда республикада дзюдоның дәрәҗәсе шактый артты, – ди БР дзюдо федерациясе башкарма директоры Денис Буяк. – Бу, һичшиксез, төбәкләрдә эшне көчәйтүгә бәйле. Һәр муниципалитетта баш тренер, спорт секцияләрендә махсус җиһаз бар, алар даими яңартылып тора. Күнегүләргә, ярышлар оештыруга, спортчылар өчен эпикировка сатып алуга зур игътибар бүленә. Федерация һәм республика бюджетларыннан арта барган финанслау да мөһим урын били.