Башкортстанда сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балаларны җәмгыятькә яраклаштыруны максат итеп куйган “Минем белән йөреп кил” җәмәгать чарасы бишенче тапкыр уза. Аның кысаларында күмәк-мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла. Былтыр чарага безнең район да кушылды, аның җитәкчесе итеп Иске Туймазыдан Елена Мөхәмәтҗанова тәгаенләнде.
10 мартта балаларны янә Иске Туймазы клубына чакырдылар. Биредә Туймазы, Октябрьский, Карат-Тамак, Горныйдан 20 бала Уфа “Интеллектус” могҗизалы фәннәр музее белән очрашуга җыелды. Бу проект президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла.
Алар үзләре белән интерактив күргәзмә алып килгән, биредә һәр ядкәр – чын могҗиза. Күргәзмәдә киноиндустриянең “дәү бабасы” праксиноскоп та, Ньютон законын исбатлаган Максвелл маятнигы да, хәтта бакыр һәм бронза кушылмасыннан тылсымлы чынаяк бар. Аның тоткасын ышкысаң, эчендәге су кайнап чыга. Өстәвенә, бу әйберләрне тотып һәм сынап карарга мөмкин. Шуңа күрә балалар гади генә физика тәҗрибәләрендә бик теләп катнашты. Ата-аналары да калышмады.
“Интеллектус” үзе белән күргәзмә алып килеп кенә калмаган, гаҗәеп фәнни тамаша да оештырды. Аны шаян “академик Аркадий” алып барды. Ул балаларны яхшы таныш гади генә әйберләрдә кызыклы яңалык табу серләренә төшендерде. Гаҗәпләнгән тамашачы күз алдында колбада гади генә өлешләрне бутады (нәтиҗәсе искиткеч иде), шешәдә янган спирт ярдәмендә шар өрде... Әмма чараның иң мавыктыргыч өлеше – Тесла кәтүген сынау иде. Аркадий, берникадәр арадан торып, лампочкалар яндырды. Тылсымлы таяк кебек, кулларын селтәгәндә анда хәтта яшен чаткылары балкыды. Тәҗрибәсен физика, химия, математика законнары турында хикәяләр белән аралаштырды ул, сораулар биреп, балаларны уйларга-фикерләргә мәҗбүр итте. Ахырда “академик” залдагы бер малай белән һава шарларыннан ракета очырды.
Фәнни тамаша бер тында үтте. «Чын тылсым бу!» – дип, яшь катнашучыларның берсе уртак фикерне белдерде.
– Шундый гаҗәеп чара оештыручыларга зур рәхмәт, – диде 13 яшьлек Карина Сөләймәнова. Ул әнисе белән Туймазыдан килгән. – Бик күп кызыклы яңалык белдем. Без чарада икенче тапкыр катнашабыз. Һәрвакыт ниндидер үзенчәлекле чара оештыралар һәм безнең күңелне ачалар. Киләчәктә безне башка “игелекле сәяхәтләр” көтәр дип ышанабыз.