Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Дождь
Җәмгыять
16 Марта 2020, 12:20

Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апага 90 яшь тулган

Сөекле җырчыбызның Тәтешледә гомер итүче әнисе туксанынчы язын каршылаган.

Туган көнендә аны оныгы Алия, төпчек кызы Фирүзә Ибәтуллина һәм иң якыннары котлаган.
“Бер атна инде Инәүем йөрәк парәсе булган Хәниясен укый. Укый да елый. “Укыма инде, Инәү, телгәләмә йөрәк парәсен», - димен. Ахрысы, еларга да ирек бирмим. Бүлмәсенә мин керә башласам, китабын мендәр астына яшерә башлый. Әй, бәгырем, бәгырькәем, бөтен теләкләреңне үтим. Балаларыңны югалту кайгыларыннан телгәләнгән йөрәгеңә дәва гына таба алмыйм шул, кадерлем.
Меңнәр арасынан әнине сайлау хокугы булса, без, алты сабыең, һичшиксез сине сайлар идек! Сау-сәламәт, гомерле бул!” - дип яза кызы Фирүзә Ибәтуллина.
Без дә Фәния апага сәламәтлек-ныклык, түземлек телибез.
Читайте нас