Кәкребаш мәдәният йорты фойесында 40лап шәҗәрә урнаштырылган. Байтагы агачка охшатып эшләнгән, ботаклары иңгә дә, буйга да үрләгән.
Берәүләр агачны кәгазьдә сурәтләсә, бәгъзеләре аны сәйләннән тезгән, Туймазыдан Нурия Вәлиәхмәтова исә нәсел агачы сурәтләнгән торт алып килгән.
Шәҗәрәләрнең күбесе җиде буыннан тора. Язучы Әнәс Сафуанов җентекле эш башкарган, гасырлар төпкеленнән 12 буынын эзләп тапкан һәм нәсел агачында урнаштырган. 200ләп кеше бу.
– Булачак Фольклориадага багышланган бәйрәмгә ярты ел элек әзерләнә башладык, – ди чараны оештыручы, мәдәният йортының күмәк-мәдәни ялларны оештыру менеджеры Зөләлә Төхфәтуллина. – Авылдашларыбыз Фәһит Фазылов белән Әнәс Сафуанов ике китап чыгарды. Беренчесе Аблай авылы тарихы турында бәян итсә, икенчесе Кәкребаш авыл советы авыллары шәҗәрәләре җыентыгын төзеде. Мин исә авылдашларга үз гаиләләре тарихын өйрәнеп, тикшеренү эше белән бәйрәмдә чыгыш ясарга тәкъдим иттем.
Чарада дәрәҗәле кунаклар – Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Илгиз Солтанморатов белән “Акбүзат” журналы баш редакторы Тамара Юлдашева да бар иде.