Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Ясно
Җәмгыять
13 Марта 2020, 15:25

«Песи, песи, пескәем...»

Русиядә 1 мартта Мәче көне билгеләнде. Шул уңайдан “Туймазы хәбәрләре” гәзите сәхифәсендә үткәрелгән бәйгегә йомгак ясалды

“Йомшак тәпи!” фотобәйгесе редакциянең «ВКонтакте» төркемендә үткәрелде. Бәйге шартлары бик гади: җәмәгать челтәрендә #Твмяу хэштегы белән мәчеңнең фотосын урнаштыру зарур иде. Туймазылылар бу башлангычны шундук элеп алды.
Төп бүләккә Маруся атлы мәче лаек булды. Гарәбәдәй күзле йомшаккайның хуҗасы Аделина Миндиярова.
– Маруся – Британия һәм Шотландия токымнары кушылдыгы, – дип сөйли Аделина. – Инстаграмда мәче баласы сатылуы турындагы фотоны күреп калдым да, шундук аңа гашыйк булдым. Иремне озак үгетләргә туры килде. Бу вакытта Барсик атлы мәчебез бар иде инде, аның тагын берне аласы килмәде. Әмма барыбер күндердем. Менә өч ел инде Маруся безнең гаилә әгъзасы. Аны бик яратабыз, үзе дә гаять ягымлы.
Мәче һәркем белән уртак тел таба. Аеруча җиде яшьлек Барсикны үз итә. Хуҗалар юкта икәүләп ду киләләр. Маруся шаярырга ярата, әмма кырыс Барсик тәпие белән берне “кундырып”, аны шундук тәртәгә кертә.
Азыкка мәче талымсыз, коры азык һәм су белән канәгатьләнә. Марусяның холкы йомшак, уйнарга ярата, әмма шәхси даирәсен бозганны өнәми. Кайвакыт хуҗалары кичке якта телевизор караганда араларына кереп ятып, мырлый-мырлый, йокыга тала. Иң яраткан урыны – тәрәзә төбе. Сәгатьләр буе тәрәзәгә карап, кошларны, үтеп-сүтеп йөрүчеләрне күзәтә ала.
Аделина да, ире дә – чәмле сәяхәтчеләр, асылда Башкортстанны гизәләр. Алар өйдә юк чакта мәчеләренә туганнары күз-колак була.
Читайте нас