Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Ясно
Җәмгыять
13 Марта 2020, 14:20

Мастер әйткән сүзендә тора

Елена Макарова озак еллар Кандрадагы күпкатлы йортлар турында хәстәрлек күрә

Төбәк торак-файдалану участогына Елена Валерьевна 20 ел элек, юридик техникум тәмамлагач урнаша. Башта сәркатип була, аннан паспортларны терки. Төп-төгәл ике дистә ел элек була бу. Иртәгә Торак-үткәргечләр хезмәте эшчәннәре билгеләячәк һөнәр бәйрәменнән тыш, “Торак-үткәргечләр хезмәте идарәче компаниясе” җәмгыятенең Кандра торак фондын хезмәтләндерү буенча участок мастеры Елена Макарова шәхси һөнәр юбилеен дә бәйрәм итә.
Биш яшькә кадәр Елена әти-әнисе белән Карамалы-Гобәйдә яши, аннары гаилә Кандрага күченә.
– Миңа шундук ошады биредә, – ди Макарова. – Еллар үткән саен авыл урамнарына, аларның кешеләренә гашыйк булдым. Шуңа күрә аның төзек, уңайлы булуын телим. Берничә ел элек начальниктан мине күмәк халык белән аралашу мөмкинлеге булган эшкә тәгаенләвен үтендем. Ялгызым өстәл артында кәгазьгә күмелеп утыруны яратмыйм.
Аның каравы, хәзер эш көне дәвамында гел аяк өсте ул. Мастер иртәнге биштә тора. Шәхси йортта яши ул, күпкатлы йортларыннан еракта. Конторага җәяү барып җиткәнче өч дистә йортны тикшереп чыгарга өлгерә. Шул арада бүгенге эшләрен планлаштырып куя: биредә түбәне кардан арчырга, тегендә – боз сөңгеләреннән арынырга, тротуардагы бозны чабарга.
Эш урынына килү белән стационар һәм кесә телефоннары шалтырый башлый: түбәдән су үтә, анда яшәүчеләр балта остасын җибәрүне үтенә, кран тамчылый – сантехник кирәк.
Барысына да эш өләшеп, Макарова документларга чума, озайлы план төзи. Йортларны җентекле ремонтлау кысаларында менә-менә эш башланырга тора, “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында исә ике ихата төзекләндереләчәк. Торак хезмәтләре эшчәннәре бу программаларны тормышка ашыруда турыдан-туры җаваплы түгел, әмма алар яхшы аңлый: аннары фондны үзләре хезмәтләндерәчәк, шуңа күрә йортта яшәүчеләргә эш сыйфатын күздә тотарга, төпле карар кабул итү өчен гомуми җыелышларда халык санын тәэмин итәргә ярдәм итү зарур.
Әлбәттә, эш көне гел генә шома үтми. Торак-үткәргечләр хезмәте тармагында, аеруча авылда, эшләү җиңел түгел: биредә торак фонды иске, үткәргечләр байтак мәшәкать тудыра, нәтиҗәдә кешеләр канәгатьсезлек белдерә, усаллаша. Әмма Макарова бу мәсьәләләр хәл ителерлек дип исәпли, чөнки моның өчен аларның 20 кешедән торган тату коллективы җавап бирә.
– Өч ел элек эш җиңеләйде, чөнки без “Торак-үткәргечләр хезмәте идарәче компаниясе” җәмгыяте исәбенә кердек, – ди Елена Валерьевна. – Беренчедән, хәзер без чимал һәм өлешләргә кытлык кичермибез. Иртән Туймазыдагы баш офиска шалтыратабыз, теге кирәк, бу кирәк, янәсе. Көн дәвамында кирәкле әйбер безнең объектларга китерелә. Икенчедән, ашыгыч бурычларны бергәләп үтибез. Алты тулу белән өйгә кайтып киттем дигән нәрсә юк.
Торак хезмәтләре эшчәннәренең тырышлыгына карап, халыкның да күңеле эри, алар да чәмләнә.
Макарованың да шөгыле бар – ул бакчасында чәчәкләр үстерә.
– Берничә ел элек гаиләбез фатирдан шәхси йортка күченде, – ди ул. – Иртән чәчәкләргә су сибәргә чыгам, якындагы чыршы урманының саф һавасын сулыйм һәм күңел халәтен аңлыйм: тормыш гаиләң һәм кешеләр өчен яшәгәнгә матур.
Ләлә МУСИНА.
Читайте нас