Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
13 Марта 2020, 14:20

Галәм буйлап җәяүләп

Якташыбыз Камил Җиһаншин юбилеен – 70 яшен җирнең яңа төбәкләрен буйсындыру нияте белән каршылый

Якташыбыз Камил Фәрухша улы Җиһаншинның исем-дәрәҗәләрен санап китсәң, байтак вакыт сарыф ителәчәк һәм гәзиттә урын җитмәячәк: РФ һәм БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, БРда кыргый җәнлекләрне саклау фондына нигез салучы, дистәләгән әдәби премия лауреаты, дипломнар, грамоталар иясе. 15 мартта исә аңа 70 яшь тула.
Ул Кандра авылында офицер гаиләсендә туган. Балачагы һәм үсмер чагы Ерак Көнчыгышта Хабаровск һәм Приморье якларының тайгалы төпкел төбәкләрендә урнашкан хәрби шәһәрчекләрдә узган.
Белеме буенча радиоинженер Җиһаншин байтак еллар “Башнефть”тә эшләгән, аннары БАССРның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгында.
Ул тормыштан ямь-тәм табып яшәгән кешеләрнең берсе. Кем генә булмаган ул – геология эзләнүләрендә катнашкан, китлар аулау судносында матрос, һөнәр иясе дәрәҗәсендә аучы, язучы, сәяхәтче. Беренче очрашуда ук бу кеше мине Уссурийск тайгаларындагы тормышына кагылышлы хатирәләре белән гаҗәпкә калдырган иде.
– 70нче еллар уртасында безне, күпләп җәнлек аулаучыларны, октябрьдә тайгага илтеп ташлыйлар да, февральдә кире килеп алалар иде, – дип сөйли ул. – Якындагы Хабаровск шәһәренә 200 км чамасы. Аучыларның тышкы дөнья белән бернинди дә элемтәсе юк, бүгенгечә гаджет дигәннәре – бер радиоалгыч. Минем лагерь исә эчендә тимер мич урнаштырылган торпыша палатка-чатырдан гыйбарәт.
Җиһаншинны тайга шулкадәр әсәрләндерә ки, ул анда хәтта дүрт ау мизгелен уздыра. Шушы дәвердә юлбарыслар да, аюлар да очрый. Берничә тапкыр моның ише очрашулардан чак исән кала. Әмма аның иманы камил: әгәр табигатькә каршы чыкмыйча, аның белән килешеп яшәсәң, тайгада шәһәргә караганда да хәвефсезрәк.
Күрәсең, табигать кочагында яшәү аны әдәби иҗатка илһамландыргандыр. Кыска гына вакыт эчендә аның каләменнән байтак искиткеч романнар, повесть һәм хикәяләр чыккан һәм күпләп нәшер ителгән: “Маха и история жизни кунички”, “Боцман”, “Таежные истории”, “Скитники”, “Золото Алдана”, “Возвращение росомахи”, “От Аляски до Эквадора”, шулай ук галәмнең иң кыргый төбәкләре буйлап экспедицияләре турындагы мәкаләләр. Хәзер ул “Там, где кончается земля” китабы өстендә эшен төгәлли.
Сәяхәт итү – Җиһаншинның тагын бер тынгысыз мавыгуы. Ул я җир тирәли чираттагы сәяхәткә чыгып югала, я Килиманджарога үрмәли, я Титикака буйлап пирогада йөзә, я Поляр Урал буйлап атлый.
Юбилее – 70 яше алдыннан телефоннан шалтыраткач, аның көр тавышын ишеттем:
– Өйдә утырган юк. Әзрәк хәлем мөшкелләнүен сизү белән, чәмләнеп алырга, баш миен җилләтергә кирәклеген аңлыйм һәм Ирәмәлгә җыенам. Былтыр бирегә өч тапкыр күтәрелдем. Моннан тыш, удэгейлылар күпләп яшәгән төбәкләр буйлап экспедициядә катнаштым. Бу халыкларны беренчеләрдән булып өйрәнгән Владимир Арсень-ев аларны “урман кешеләре” дип атаган. Биш көндә вездеходта сазлыклы төбәктә һәм борынгы Сихотэ-Алинь сырты битләүләрендә 210 километр үттек. Тагын 140 километрны көймәдә таулы Хор елгасы һәм аның кушылдык-лары буенча кичтек. Шушы дәвердә дүрт удэгей ыруы бәйрәмендә булдым, тоташ тирәк кәүсәсен чокып ясалган көймәдә йөздем. Әмма иң чагу тәэссоратлар калдырганы Бутан патшалыгына бару булгандыр, мөгаен. Бирегә күптәннән эләгергә хыяллана идем. Моңа ике сәбәп булды. Беренчедән, мине һәрвакыт Хималай таулары, борынгы ныгытмалар, монастырьлар, гасырлык урманнар җәлеп итте. Икенчедән, бу патшалык озак вакыт тышкы дөньядан ябык иде. Бу Хималай калкулыгы табигатен, тормыш үзенчәлеген, милли мантыйкны беренчел төрдә саклап калу мөмкинлеге биргән. Бөтенләй башка мәдәниятле, дөньяга үзгә карашлы кешеләр тормышын күрү һәрвакыт кызык.
Камил Фәрухша улының бар булмышы бу. Ул тирә-яктагы дөньяга, кешеләргә һәм, әлбәттә, табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә. Берничә ел элек Җиһаншиннан кызыксынган идем:
– Шулай да, җир йөзендә кешенең тәгаенләнеше нинди – табигать патшасымы, әллә...
– Ком бөртеге! – дип ике дә уйламый җавап бирде ул. – Галәмдәге миллионлаган җан ияләренең берсе. Әйтергә кирәк, артык акыллы җан түгел. Без кыргый дип атаган җәнлекләр үзләре яшәгән мохитне юкка чыгармый, үз тиңнәрен кырмый. Ә без исә моның белән максатка ярашлы һәм чәмле рәвештә шөгыльләнәбез. Тормыш мәгънәсе акчада да, бер мизгеллек ләззәт алуда да түгел. Киң таралган гыйбарәгә каршы килеп, яшәешне нәкъ аң билгели. Ә кешелек дөньясының уңышлы үсеш нигезен әхлак тәшкил итә. Калганы – ыгы-зыгы, тузан аның.
Читайте нас