Туймазы хәбәрләре
+26 °С
Облачно
Җәмгыять
13 Марта 2020, 14:55

Бар эшкә дә маһир “су иясе”

Идарәче компанияләрдә йортта яшәүчеләр аңа карап тоташ предприятие эше турында фикер йөрткән белгечләр бар.

Идарәче компанияләрдә йортта яшәүчеләр аңа карап тоташ предприятие эше турында фикер йөрткән белгечләр бар. Шул исәптән слесарь-сантехниклар да. Шуларның берсе Рамил Гыйззәтуллин турында Швейцария сәгате кебек эшли диләр.
Рамил Миңнехатыйп улы Иске Туймазыда туып үскән. Озак еллар теплица арендалаган, аннары үзе кыяр үстергән. Әмма 2000нче еллар уртасында бу кәсебен ташлаган. 13 элек Гыйззәтуллин “Содружество” идарәче компаниясенә урнашкан һәм әле дә шунда.
– Элек тә, хәзер дә гади көннәрдә иртәннән алып 5-20 гариза кабул ителсә, ягып җылыту чоры башлангач көненә 45әр гариза буенча хезмәтләндерергә туры килә.
Элек торбалар күп тишелә һәм канализация тыгыла, чөнки алар металлдан һәм берничә ел алыштырылмый иде. Слесарьларга шактый тир түгәргә туры килде. Аннары предприятие әкренләп иске торбаларны пластикка алыштыра башлады, өстәвенә, моны җентекле ремонт өчен иганә түләү кертелгәчне үк башкарды. Төнлә чакыртулар кимеде. Аның каравы, кичектергесез очракларга игътибар итү нормасы кертелде. 20-30 минут эчендә слесарь-сантехниклар урында булырга тиеш дигәнне аңлата бу. Тизлекне арттырырга туры килде.
Соңгы елларда санитария үзәкләрен ремонтлаганда су торбаларын кафель плитәсе астында калдыра башладылар. Кайчак бу тоташ подъезд өчен мәшәкатькә әверелә. Кайнар су торбасына юшкын утыра. Аны чистарту өчен кафельне җимерергә кирәк. Хуҗаларга бу ошамый, әлбәттә. Әмма башкача булмый. Фатирдагы бар торбалар да ачык булырга тиеш. Бик кирәк икән инде, аларны декоратив кәрниз, күчмә панель белән капларга мөмкин.
Бервакыт биш катлы йорттан гариза килде, подъездда краннардан салкын су гына ага икән. Сәбәбе – фатирларның берсендә торба тыгылган. Әмма аның хуҗасы стенага яшереп, каплап куелган үткәргечләрне ачарга рөхсәт итмәде. Аның фатирына керер өчен идарәче компаниягә ике атна вакыт кирәк булды. Аннары килешә алдылар, һәм төзексезлектән арындырдык. Югыйсә, эш дәгъвага һәм өстәмә чыгымга барып җитәчәк иде. Мин һәрвакыт мәсьәләне тыныч хәл итү яклы.
Читайте нас