Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Җәмгыять
12 Марта 2020, 14:00

Моңлы сандугачны нинди язмыш көтә?

Гөлсирин Абдуллинаның Ваһапов исемендәге фонд белән килешү вакыты чыга

Җырчы алга таба да Рифат Фәттахов белән эшләячәкме? Журналистлар әлеге сорауга җавапны матбугат очрашуында көткән иде. Әмма Гөлсирин әлегә уйлану процессында булуын әйтте. "Ирем, әти-әнием белән киңәшләшәсем бар", - диде ул.
Рифат Фәттахов Гөлсирин турында: "Җиде ел буе минем белән эшли алган бердәнбер җырчы-ветеран ул", - диде. Җырчы да продюсеры Рифат Фәттахов белән эшләвен уку йортына тиңләде. "Мин күп нәрсәгә өйрәндем, продюсерсыз зур сәхнәгә чыгу бик авыр, Рифат абыйга рәхмәтемне белдерәм", - диде.
Фото: sahne.ru
Читайте нас