Узган җомгада “Туймаз-Арена” боз сараенда районның алдынгы спортчыларын хөрмәтләделәр. Чарада катнашучылар исәбендә педагогия колледжыннан 17 яшьлек Ксения Карлова да бар. Былтыр ул бокс буенча республика беренчелегендә һәм Федерациянең Идел буе округы чемпионатында җиңгән. Республика җыелма командасы исәбендә бокс буенча Русия чемпионатында катнашкан һәм бишенче урын алган. Кыз Дуслыкта яши, Туймазыда укый, Собханкулда Андрей Ветюгов кул астында күнегә.
Быел Ксения спортның Олимпия төрләре буенча “Ел спортчысы” исеменә лаек булды. Бу көнне башка спортчылар да бүләкләр алды. Тугызына акчалата сертификат тапшырылды. Берничә кеше “Туймазы районының күренекле тренеры”, "Районның спорт ветераны", “Туймазы районында спорт үсешенә өлеш керткән өчен” түш билгеләре белән билгеләнде.
40лап кешегә спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына кандидат таныклыгы һәм түш билгесе тапшырылды. Район предприятиеләре һәм оешмалары, авыл биләмәләре, махсус урта уку йортлары, мәгариф оешмалары һәм спорт мәктәпләре, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән затлар арасында ярышларга йомгак ясалды.
Спортчыларны лаек бүләкләре белән котлап, район Хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин 2018 ел йомгаклары буенча Туймазы районынының берләшкән хакимиятле шәһәр һәм районнар арасында республика "Күмәклек һәм осталык" ярышларында җиңүче, спортның 22 төре буенча үткән БР Авыл спорт уеннарында көмеш бүләк иясе, шулай ук гомуми исәптә көмеш бүләк иясе булуын билгеләде. Район командасы муниципалитет хезмәткәрләре арасында ГТО фестивалендә дә җиңүче.
Муниципалитетның спорт уңышлары лаеклы – яхшы үсешкән спорт инфраструктурасы булу йогынты ясый моңа. Бүген районда спортның 63 төре чәмле үсә.