Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Облачно
Җәмгыять
12 Марта 2020, 12:30

“Аулак өйле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам...”

Шушы җырны хәтерлисезме, җәмәгать?

Радиодан яки телевидениедән ишеткәч тә яшь чаклар искә төшеп китә. Бер кайтып әйләнәсе иде дә бит шул елларга... Булмый диярсез.
Юк, килешмибез, була икән. Төмәнәк авылындагы “Йолдыз” кафесында өченче тапкыр инде “Аулак өй” тамашасы оештырыла. Менә кайда ул хозурлык.
11 март көнне Венер Сөләйманов кабат яшьлеген сагынган кешеләрне очраштырды. Бәйрәмнең төп кунагы – Фән Вәлиәхмәтов үзенең чыгышлары белән сөендерде. .
Аш-су осталары кунаклар өчен күркәм табын әзерләде. Бәйрәмне алып баручылар кич дәвамында халыкның күңелен күрде, җыр, бию, уен-көлке тынмады, викториналар оештырылды.
Читайте нас