Киләсе җәйдә Русиянең Европа территориясендә яхшы һава шартлары булачак. Бу турыда «Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец сүзләренә сылтама белән РИА-Новости хәбәр итә.
Синоптик 2019 елның августында кышка фаразлар төзегәндә яңа технология кулланган. Тишковец сүзләренчә, кышка 4 ай кала, аның җылы киләчәге билгеле булган.
«Күргәнегезчә, нәкъ шулай булды. Хәзер җәйге сезонга фаразлар ясыйм», - ди синоптик.
Русиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә җәйге һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән бер-ике градуска җылырак булачак. Тишковец аңлатканча, Русиядә уртача температура 20-25 градус тәшкил итәчәк.
Аның сүзләренчә, үзәктә яшәүчеләр инде күптән яхшы җәйне күрмәгән. Быелгы җәйдә гел генә кояш елмаеп тормаячак. Шул ук вакытта, яңгыр, яшен һәм боз яварга мөмкин. Моннан тыш, синоптик давылларның да җәй өчен гадәти күренеш булуын белдерә.