Марина Хәсәншина Собханкул мәдәният йорты мөдире булып ике еллап эшли инде. Мәшәкате җитәрлек аның: концерт һәм бәйгеләр документлар белән эш һәм хуҗалык бүлеген хәстәрләү белән алышына. Ул “Энҗеләр” татар вокал ансамбле җитәкчесе, дирижёр, алып баручы, режиссёр, җырчы да әле.
– Балачактан ук җырларга һәм биергә яраттым. Мәктәптән соң Октябрьский музыка училищесына кердем, – дип сөйли Марина Рузил кызы. – Махсус урта уку йортыннан соң булачак ирем Айдар белән Казанга киттек. Ул – консерваториягә, мин Казан федераль университетының “музыка белеме” бүлегенә укырга кердек. Шуннан бирле аерылмыйбыз, хәзер кызыбыз Азалия һәм улыбыз Раяз үсә.
Эшемне яратам. Биредә һәрвакыт яңалык уйлап табарга, тәкъдимнәр кертергә кирәк, миңа исә бу ошый. Планнар зурдан, әмма барысы да акчага барып тоташа.
Мин – җитәкче, әмма өйгә кайткач, гади кешегә әвереләм. Әзерлим, үтүклим, юам, җыештырам.
Баштарак әти-әни белән бергә яшәдек, ике ел элек ипотекага Нөркәйдән төзелеп бетмәгән өй сатып алдык. Хәзер күченергә йөрибез, ремонтны төгәлләдек диярлек. Йорт яны биләмәсендә рәхәтләнеп эшлим, теплицада яшелчә үстерәм, чәчәкләр тәрбиялим.
Замана хатын-кызы нинди булырга тиеш дигән сорауга, Марина: “Барысын да белергә тиеш”, – дип җаваплады. Һәм, елмаеп, җырлап бирде: “Хатын-кыз – һава, хатын-кыз – су, хатын-кыз – шатлык, хатын-кыз – бәла”.